5 нче февраль көнне Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбенең яшь бадминтончылар командасы ТР муниципаль берәмлекләре арасында үткәрелгән “Татарстанның бадминтон өметләре “ярышларының зона этабында катнашты.Ярышлар " Саба-Арена"да узды.
4 февральдә Теләче район үзәк хастаханәсендә ел саен үткәрелә торган «Ак халатлы фәрештәләр»һөнәри юнәлеш бирү медицина фестивале узды. Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучылары бу фестивальдә катнаштылар. Алар төзекләндерелгән хастаханәне карадылар. Табиблар укучыларны үз һөнәрләре белән таныштырып,хезмәтләренә карата мәхәббәт уяттылар.
3 февральдә район мәдәният йорты базасында В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты вәкилләре белән һөнәри юнәлеш бирү характерындагы чара узды.Бу чарада Баландыш мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучылары да катнашты.
Бүген Олы Мишә урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары Теләче районының үзәк хастаханәсенә ак халатлы фәрештәләр белән очрашуга бардылар. Ремонттан соң төзекләндерелгән уңайлы хастаханә белән танышып чыктылар. Очрашуга килгән табиблар укучыларны үз һөнәрләре белән якыннанрак таныштырдылар,үз хезмәтләренә мәхәббәт уяттылар. Укучылар бу экскурсияне бик ошатып кайттылар.
Казаклар авылы китапханәсендә якташыбыз, язучы-прозаик, әдәби тәнкыйтьче, публицист һәм драматург Фатих Хөснинең тууына 115 ел тулу уңаеннан альбом, буклет, презентация эшләнде. Алар «Фатих Хөсни мирасы – кыйммәтле хәзинә» дип исемләнгән күргәзмәгә куелды һәм киң катлам китап укучыларга тәгъдим ителде.
3 февраль көнне Баландыш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә якташыбыз, халык язучысы, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Фатих Хөснинең тууына 115 ел тулу уңаеннан, «Фатих Хөсни — гүзәл мирас калдырган әдип» дип исемләнгән әдәби –музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә язучының тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырылды, әсәрләреннән өзекләр укылды. “Фатих Хөсни мирасы-кыйммәтле хәзинә” дигән китап күргәзмәсе оештырылды.
3 февраль көнне якташ язучыбыз Фатих Хөснинең тууына 115 ел тулу уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә “Әдәбиятыбыз күгендә үз йолдызы” исемле әдәби музыкаль кичә үткәрелде. Әсәрләреннән өзекләр укылды, тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырылды. “Фатих Хөсни мирасы – кыйммәтле хәзинә” исемле фотостенд булдырылды.
Ул 2010 елдан «Lit World» коммерцияле булмаган оешмасы инициативасы белән билгеләп үтелә. Уку күңелле! Ә кычкырып уку-икеләтә кызык! Чөнки кычкырып укыганда без үз хисләребезне башкалар белән уртаклашабыз, аларга үз кәефебезне һәм укылган әсәрдән алган хис - тойгыларыбызны җиткерәбез. Бу көн – укырга яратучылар һәм яңалык белергә теләүчеләр өчен чын бәйрәм. Әлеге дата уңаеннан китапханәдә «Бергәләп укыйбыз - кычкырып укыйбыз» дигән шигырь укучылар бәйгесе үткәрелде.
2 февральдә Алан авылы китапханәсендә, Алан урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары өчен Сталинград сугышы тәмамлануга 80 ел тулу уңаеннан, «200 көн һәм төн» исемле тарих сәгате үткәрелде.
Алан урта мәктәбендә "Иң яхшы әйдаман" республика конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурста 8 белем бирү учреждениесе вәкилләре катнашты. Һәр катнашучы үзенең иҗатын, зирәклеген, аралашучанлыгын күрсәтте һәм билгеле бер номинациядә җиңүче булды. Гран-прига Теләче муниципаль районының Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 9 класс укучысы Мөхәрләмова Азалия лаек булды! Котлыйбыз!