2 февральдә Алан авылы китапханәсендә, Алан урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары өчен Сталинград сугышы тәмамлануга 80 ел тулу уңаеннан, «200 көн һәм төн» исемле тарих сәгате үткәрелде. Илебез тарихында алтын хәрефләр белән мәңгегә язылган даталар бар. Аларның берсе-Сталинград сугышы, кешелек тарихындагы иң дәһшәтлесе, ул 200 көн һәм төн дәвам итә. Чарада катнашучылар сугыш елларының тарихи фактлары белән якыннан таныштылар, «Сталинград өчен сугыш» мультимедиа презентациясе ярдәмендә ерак сугыш чоры вакыйгаларын үз күзләре белән күрделәр. Алар өчен, атаклы «Павлов йорты» сакчылары турындагы хикәя каһарманлык һәм батырлык үрнәге булды. Балалар белән Сергей Алексеевның Сталинград сугышы турындагы “Злая фамилия”, ”Сталинградская оборона”, ”Гвоздильный завод” әсәрләрен кычкырып укып, фикер алышулар оештырылды. Чара ахырында һәрбер бала үзенең фикерен белдерде.