ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2022 ел
җомга

Баландыш авылы мәдәният йорты, мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары белән Бөек Ватан сугышында җиңүнең 77 еллыгына багышланган "Җиңү тәрәзәләре" Бөтенроссия акциясенә кушылды. Балалар әлеге патриотик эшкә иҗади якын килеп, тәрәзәләрне тематик рәсемнәр һәм рәхмәт сүзләре белән бизәделәр. 

Язлар җитеп, Җиңү көне якынлашкан саен күңелне моң баса, йөрәк сагышка төренә. Чөнки никадәрле югалтулар, ачы кайгылар һәм сынаулар аша бирелгән ул бәйрәм безгә. Без, хәзерге чор балалары, аяз күк йөзе астында, тыныч тормышта яшәвебез белән бәхетлебез. Әби-бабаларыбыз кичергән авырлыкларны башка беркемгә һәм беркайчан күрергә язмасын иде. Шундый теләкләр белән, 4нче май көнне Баландыш мәдәният йортында балалар арасында “Без тынычлык телибез” дип исемләнгән рәсем ясау бәйгесе үткәрелде. Әлеге чара балаларда халкыбызның үткәненә булган игътибарны үстерүгә һәм Бөек Җиңү көненең әһәмиятен аңлатуга юнәлтелде.

Россиядә бәйрәмнәр күп, әмма иң бөеге — бер генә. Бу 9 Май-Бөек Ватан сугышында Җиңү көне. Җиңү көне якты, кадерле һәм яраткан бәйрәм булып кала. 5 май көнне Бөек Җиңүнең 77 еллыгына карата Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Туган җир хакына, авылдашлар башын салдылар” исеме астында батырлык дәресе үткәрделәр. Ир-егетләребезнең сугыш кырында күрсәткән батырлыклары, хатын-кызларның тылда үткән авыр хезмәтләре турында сөйләнелде. “Җиңүгә илткән юллар” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

Россиядә «Георгий тасмасы " Бөтенроссия акциясе старт алды. Акция узган көннәрдә 24 апрельдән 9 майга кадәр миллионлаган кеше изге ихтыяр белән Георгий тасмасын – хәрби данның шартлы символын-үз киеменә беркетә, Ватан өчен көрәшкән сугышчыларга карата хөрмәтен, Бөек Җиңү өчен бөтенхалык горурлыгын күрсәтә. 5 май көнне Айдар авыл  мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Георгий тасмасы»акциясен үткәрделәр. Акциянең төп максаты-яңа буынга нинди генә авырлыклар белән халкыбызның иң куркыныч сугышны җиңүен, батыр сугышчылар- ветераннар белән горурлануын искәртә.
Бөек Җиңү символы ике төскә ия-кара һәм кызгылт сары. Алар төтен һәм ялкынны-үз Ватанын яклап, авыр сугышта дошманнан курыкмаган барлык кешеләрнең батырлыгы, җиңүе! Батырлык символын аңлата.

“Георгий тасмасы” акциясе

  Георгий тасмасы Бөек Ватан сугышында Җиңү символы һәм Ватаныбызны яклаган кешеләр турында хәтер дә булып тора. “Георгий тасмасы - Җиңү, батырлык, кыюлык һәм үз-үзеңне корбан итү, Бөек Ватан сугышы елларында туганнарыбызга төшкән газапларның символы. Барлыгы өч кара һәм ике кызыл-сары сызык, алар артында миллионлаган тормыш һәм батырлык. 

  Акция үткәрү алдыннан 5 май көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре  берләшмәләргә йөрүче балалар белән   Георгий тасмасы белән брошкалар ясадылар.

  Әлеге чара Бөек Ватан сугышының тарихын саклап калу, безнең өчен гомерләрен кызганмаган әби-бабаларыбыз белән горурлану, үзебезнең аларның варислары булуыбызны онытмау максатыннан үткәрелә.

9 майда бөтен ил Бөек Җиңүнең 77 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бу бәйрәм Россиядә иң мөһим һәм дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе.
4 май көнне Айдар авыл мәдәният йорты фойесында Бөек Ватан сугышы Җиңүгә багышланган "Онытылмас ул сугыш" дип аталган балалар рәсем күргәзмәсе оештырылды. Балалар, клуб берләшмәләрендә катнашучылар һәм барлык теләүчеләр үзләренең буяулар, фломастерлар һәм төсле карандашлар белән башкарылган эшләрен тәкъдим итә алалар. Үз рәсемнәрендә малайлар һәм кызлар 1945 елның 9 маенда булган шатлыклы вакыйгаларны ничек күрүләрен һәм сизүләрен рәсемнәр аша җиткерделәр.

4май көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре “Хәтер бакчасы”  халыкара акциясендә катнаштылар. Агачлар мәдәният йорты бакчасына утыртылды. Акциядә тыл ветераны Сафиуллина Асия Сабир кызы,авыл җирлеге башлыгы Валиуллин Миннәхмәт Абдуллович, 2 волонтер һәм 3 мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Бакчага 12 чия агачы, 4 кура җиләге агачы утыртылды.

4май көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре “Хәтер бакчасы”  халыкара акциясендә катнаштылар. Агачлар мәдәният йорты бакчасына утыртылды. Акциядә тыл ветераны Сафиуллина Асия Сабир кызы,авыл җирлеге башлыгы Валиуллин Миннәхмәт Абдуллович, 2 волонтер һәм 3 мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Бакчага 12 чия агачы, 4 кура җиләге агачы утыртылды.

Туган җир, туган йорт, туган туфрак, сулаган саф һава, челтерәп аккан шифалы чишмәләр,елгалар....Барысы да туган якта үз, якын, кадерле, сокландыргыч! Шул уңайдан 4 май көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Минем туган җирем”-дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр.Бу чарада төрле сыйныф укучылары катнашты.Укучыларга мәдәният хезмәткәрләре Олы Мәтәскә авылының тарихын сөйләделәр.Балалар туган як турында шигырьләр укыдылар. Аларга авылда нинди чишмәләр ,елгалар барлыгы турында сораулар бирелде. .Укучылар сорауларга дөрес җавап бирделәр.


4
май, 2022 ел
чәршәмбе

Теләчеинформ мәгълүмат үзәге һәм үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре       “Тарихны онытмыйк” дип исемләнгән иҗади бәйге игълан итте. Әлеге бәйге кысаларында Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре хезмәт фронтында катнашкан Максабаш авылы тыл ветераны Бикбулатов Миннегали абый сөйләгән сугыш елы истәлекләрен видеога төшереп  интернет челтәрләренә урнаштырдылар .


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International