ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2022 ел
чәршәмбе

Хатын-кыз күрке –  яулык, ә  яулык — күңел көзгесе . Ул гүзәт затларны бизәп кенә калмый, чит күзләрдән, начар энергиядән дә саклый. Яулык элек-электән килә . Яулыкларда татар халкының  тарихы, миллилеге дә  чагыла.

     2022 ел —​ Россия халкының мәдәни мирас​ елы булып билгеләнде. 2022 елның май аенда Идел буе Болгар дәүләтендә​ ислам динен кабул итүгә 1100 ел. Шул вакыйгалар кысаларында  3 май көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре “Ак калфак ” берләшмәсенә йөрүче хатын-кызлар белән  «Хатын-кыз күрке - яулык» дип аталган яулык бәйләү серләренә өйрәнделәр.

Быел бөтен ил Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын билгеләп үтә. Бу дата аерым мәгънәгә ия. Бу-яу кырында һәлак булган сугышчыларның изге истәлеге. Җиңү көне-һәр гаилә һәм һәр граждан өчен мөһим бәйрәм. Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Субаш авыл клубы мөдире Романова Т.А. һәм китапханә мөдире Петрова Л. и. сугыш чоры балалары, тыл хезмәтчәннәренен өйләренә барып, якынлашып килуче зур бэйрэм белэн котладылар.

1 май көнне Субаш авыл клубында керәшен фольклор коллективларының "Очрашыйк әле бер, Карендәшләр!"дип исемлэнгэн бэйрэм концерты узды. Концертка Балык Бистәсе районы Алан Полян, Ури авылы коллективлары, Саба районыннан Кашаповлар гаилә ансамбле, Иске Карабаян авылыннан ансамбльләр чакырылган иде, шулай ук Павловлар гаилә ансамбле һәм "Нардуган"керәшен халык коллективы чыгышын да тамашачы бик җылы каршы алды. Коллективлар күп еллар дәвамында керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен һәм йолаларын пропагандалыйлар, алар борынгы йолаларны, җыр-биюләрне халык тапшыралар. Керәшен халык җырлары,  концерт программаларының горурлыгы һәм бизәге булды.

Район буенча бара үткәрелә торган "Җиңү тәрәзәсе 2022"  акциясендә Караширмә авылы балалары да актиавлык күрсәттеләр. Һәр бала үзенчә фикер йөртеп, тәрәзәләр бизәделәр. Илебездә тынычлык, иминлек булсын. Сабыйларыбыз сөенеп яшәргә язсын.

Язның иң көтеп алынган, истә калырлык мизгелләренең берсе-1 Май көнне-татар  авылларда буялган йомырка җыю йоласы  бар. Халык бу көн турында алдан белә, шуңа күрә хуҗабикәләр йомырканы кичтән бизи. Йомыркаларны ешрак суган кабыгы пешергән вакытта бизиләр, аның концентрациясенә карап, йомырканың төсе алтынсу-сары төскә кадәр үзгәреп була. Каен яфракларының пешүендә Яшел төснең төрле төсләре бар. Элек махсус камыр шарлары пешерәләр - т ө ш, кайчагында арыш оныннан, яки вак күмәч - шишәр, крендельләр сатып алалар. Балалар бу көнне зур бәйрәм кебек көтәләр. Айдар авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче берләшмә балалары да бу бәйрәмдә бик теләп катнаштылар.

1 май бәйрәме уңаеннан Максабаш авылында "Кызыл йомырка җыю" бәйрәме үтте. Анда мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар иртүк торып йорттан-йортка йөреп, буяулы йомыркалар һәм тәм-том җыеп йөрделәр. Йорт хуҗаларына матур теләкләр дә теләргә онытмады балалар. Йомырка җыю бәйрәме авылны берләштерә, бәйрәм рухы өсти, күңелләрне күтәреп җибәрә. Шуңа күрә аны балалар гына түгел, олылар да көтеп ала.

1 май  Яз һәм хезмәт бәйрәме бүген дә бөтен дөнья өчен хезмәт,тынычлык ,татулык бәйрәме булып кала.1 май чын-чынлап яз килүен белдерә. Аны барлык буыннар да ярата һәм ул дөрестән дә халыкныкы санала. Шул уңайдан 2 май  көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче балалар белән мәдәният йорты бакчасында төрле кызыклы уеннар үткәрделәр. “Түгәрәк”,”Гөлбану”һ.б.төрле уеннар уйналды.Балалар  күңел күтәренкелеге белән таралыштылар..

Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары кысаларында районда Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләү оештырыла. Болар-инвалидлар, блокадачылар, сугыш чорында 6 айдан да ким булмаган хезмәт иткән хәрби хезмәткәрләр, концлагерьларның балигъ булмаган тоткыннары, ветераннарның толлары һәм тыл хезмәтчәннәре. Без аларның сугышчан батырлыкларын хәтерлибез, һәлак булганнарны хөрмәтлибез һәм алар белән горурланабыз!

28 апрель көнне Теләче авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Мараков Илдар Рамил улы, Хасаншин Хәйрулла Шәйхулла улы-"Август-Теләче" ҖЧҖ генераль директорының җитештерү буенча урынбасары, "Август-Теләче" ҖЧҖнең хезмәтне саклау буенча белгече Нәбиуллин Алмаз Ренат улы - "Август-Теләче" ҖЧҖнең хезмәтне саклау буенча белгече һәм Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре Федорова Надежда Ильиничнаны, Авдеева Тамара Петровнаны, Самсонова Мария Петровнаны җылы котладылар, Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миннихановның бүләк җыелмалары һәм котлау открыткалары тапшырдылар, аларга нык сәламәтлек, озын гомер, иминлек теләделәр һәм сугыш елларында һәм сугыштан соңгы вакытта хезмәт батырлыгы өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

1 май көнне Лесной бистәсе авыл клубында балалар белән "Беренче май планета буйлап атлый" дигән уен программасы үткәрелде. Чара барышында тарих дөньясына экскурсия үткәрдек һәм әлеге бәйрәмнең ничек барлыкка килгәнен һәм ни өчен шулай аталганын белдек. Һөнәр белән бәйле төрле балалар уеннары уйнадык. Бию батлалары уздырдык. Чара танып белү һәм күңел ачу чарасы булды.

Республикабызда 1 апрельдән чисталыкның ике айлыгы башланды. Кар эри башлау белән кыш буена җыелып барган чүп-чар чыга . Шул уңайдан 30 апрель көнне Караширмә авылы халкы «ЭКОЯЗ-2022» республика акциясенә кушылып, өмәгә чыктылар. Табигатьне чиста тоту тирә-якның матурлыгын һәм төзеклеген тәэмин итү-безнең бурычыбыз. Территория кырыйлары жыештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International