Хатын-кыз күрке – яулык, ә яулык — күңел көзгесе . Ул гүзәт затларны бизәп кенә калмый, чит күзләрдән, начар энергиядән дә саклый. Яулык элек-электән килә . Яулыкларда татар халкының тарихы, миллилеге дә чагыла.
2022 ел — Россия халкының мәдәни мирас елы булып билгеләнде. 2022 елның май аенда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел. Шул вакыйгалар кысаларында 3 май көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре “Ак калфак ” берләшмәсенә йөрүче хатын-кызлар белән «Хатын-кыз күрке - яулык» дип аталган яулык бәйләү серләренә өйрәнделәр.