Табигать - ул иксез-чиксез чиксез хәзинә андагы матурлыкны курә, тоя белү, аны саклау-яклау һәрберебезнең бурычы. Шул уңайдан 29 апрель көнне Караширмә авылы клубы хезмәткәрләре "Хәтер бакчасы" акциясы кысаларында агач утырту оештыры.
30 апрель көнне Лесной бистәсе авыл клубы территориясендә агач утырту акциясе узды. Төрле куаклыкларның 10 үсентесе: спирея, слива, дерен, туя, гөлҗимеш утыртылды.
Газиз туган телебездә табышмак,әкият,шигырь һәм җырлар бик күп.Укучыларда бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгыту,татар теле белән кызыксыну, горурлану хисе уяту, аның матурлыгын тоярга өйрәтү, милли үзаң тәрбияләү максатыннан 30 апрель көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Газиз туган телем” –дип исемләнгән викторина үткәрделәр.Укучылар ике командага бүленде.”Уйла һәм әйт”,”Дөрес җавапны тап”,”Мәкаль әйтеш”,”Т” хәрефенә башланган татарча кеше исемнәрен кем күбрәк әйтә уеннары уйналды.Ике команда да катнашучы укучылар бик актив катнаштылар.
Бөек Җиңү көне алдыннан, 30 апрель көнне, Айдар авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре
" Хәтер бакчасы " халыкара акциясенә кушылдылар һәм Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә "Оста куллар " берләшмәсенә йөрүчеләр берничә миләш, чия үсентеләре утырттылар. Агачлар һәрвакыт җирдә яшәүнең дәвам итү символы булып саналды. Агач-объект буларак яңа тормышны да, һичшиксез, сугыш турындагы хәтерне дә символлаштыра.
28 апрельдә хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә. Хезмәтне саклау-кеше тормышы иминлегенең иң мөһим өлеше. Моны һәркем белергә тиеш. Балалар арасында куркынычсыз хезмәт культурасын популярлаштыру максатыннан 30 апрель көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Хезмәтне саклау -балалар күзлегеннән” – исемле рәсем конкурсы оештырдылар. Конкурсның төп идеясе-балаларның игътибарын хезмәтне саклау өлкәсендәге проблемаларга җәлеп итү, үз сәламәтлегеңә, хезмәткә һәм гомумән техникага карата дөрес җайланма формалаштыру. Шулай ук китапханәдә әлеге дата уңаеннан “Имин хезмәт-һәр кешенең хокукы” исемле темага күргәзмә куелды. Дөньяда иң кадерлесе кеше гомере, аны сакларга кирәк.
Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән "Бөек Тукай иленә сәяхәт" дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Бөек Татар халык шагыйренең тормышы һәм иҗаты турында балалар бик кызыксынып тыңладылар. "Кәҗә белән сарык" әкиятен үзләре рольләргә бүленеп укыдылар.
Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100ел. 1100ел элек булган вакыйга зур тарихи әһәмияткә ия. Бу вакыйганы мәдәният хезмәткәрләре план нигезендә билгеләп үттеләр.29 апрель көнне Олы Нырсы авылы мәдәният хезмәткәарләре “ Ислам дине кадерле дин “дип исемләнгән очрашу үткәрделәр. Бу очрашу авыл мәчетендә узды.
«Эко-Яз 2022» акциясендә катнашып 30 апрель көнне Олы Нырсы авылы мәдәният хезмәткәрләре мәдәният йорты территориясен чүп- чардан арындырдылар.
28 апрель көнне Караширмә авылы клубында шәфкать туташы белән берлектә "Спид-ул куркыныч киләчәк" дигән тема астында әңгәмә үтте
Иске Җөри балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган "КВН"үткәрелде, анда зурлар торкеме балалары (тәрбиячеләре Галиулина А.Н., Зиннәтуллина З.Р.) катнашты. Чарада , «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н. катнашында узды. Кечкенә җәяүлеләр уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен кабатладылар һәм беркеттеләр.