Георгий тасмасы - Җиңү символы. Миллионлаган кешеләр өчен Георгий тасмасы хәтер, буыннар бәйләнеше һәм хәрби дан символы булып тора. Әлеге акциядә Олы Мишә урта мәктәбенең "Җиңү волонтерлары" да актив катнашты. 29 нчы апрель көнне авыл җирлеге кешеләре өчен әлеге тасмалар таратылды.
29 нчы апрель көнне, «Язгы изгелек»атнасы кысаларында, Баландыш төп мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне җыештырдылар.Мәктәп укучылары аны даими намус белән карыйлар.
Көннәр үткән саен шул елларның авырлыгын үз иңнәрендә күтәргән буын сирәгәя бара. Авылыбызда ике тыл ветераны гына калуы - шунын ачык мисалы. 29 апрель көнне, жирле үзидарә рәисе, мәдәният хезмәткәрләре тыл ветераннарына бүләкләр тапшырдылар
Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул итүгә 1100 ел. Шул уңайдан 27 апрель көнне мәчеттә берләшмәгә йөрүче китап укучылар белән «Тамырыбыз исән, без - тере» дип исемләнгән очрашу үткәрелде.
28 апрель көнне Субаш авыл клубы каршында эшләп килүче "Нардуган" керәшен халык фольклор коллективы әгъзалары, мәдәният хезмәткәрләре "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган артисты Эльмира Кашапованың юбилей концертында булып кайтты.
Бу дата аерым мәгънәгә ия. Бу - яу кырында һәлак булган сугышчыларның изге истәлеге. Җиңү көне - һәр гаилә һәм һәр граждан өчен мөһим бәйрәм. Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Субаш авыл клубы мөдире Романова Т.А. һәм китапханә мөдире Петрова Л. И. сугыш чоры балалары, тыл хезмәтчәннәренең өйләренә барып, якынлашып килуче зур бәйрәм белән котладылар.
Яз турында шигырьләр һәм проза әсәрләрендә күп сөйләнелә, аңа җырлар һәм картиналар багышлана. 28 апрель көнне Шәтке авыл китапханәсендә «Мин язларны яратам» дип исемләнгән балалар рәсемнәренә багышланган чара нәкъ менә шул теманы яктыртты. Чарада катнашучылар - «Кояшкай» балалар берләшмәсенә йөрүчеләр. Алар үзләренең рәсемнәрендә яз килүнең бөтен гүзәллеген, аның гадәти булмаган пейзажларын ачык төсләр белән тасвирлап бирә алдылар.
Ел саен, 28 апрельдә, бөтен дөньяда эш урыннарында бәхетсезлек очракларын һәм авыруларны булдырмый калуга ярдәм итү максатыннан, Халыкара хезмәт оешмасы Бөтендөнья хезмәтне саклау көнен билгеләп үтә.
Ул калдырган иҗат мирасы һәм андагы рухи яктылык- безнең горурлыгыбыз. Аның исеме һәм язмышы мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән.
23-28 апрель көннәрендә Айдар авыл китапханәсе Габдулла Тукайның кыска, ләкин якты эз калдырган тормыш юлының кызыклы сәхифәләрен, матур әдәбият әсәрләрен киң катлау китап укучылар игътибарына “Туган телебезнең гүзәллеген һәм Тукай мирасын саклыйк!” дип исемләнгән күргәзмә аша тәкъдим итте. Тукайның шигырьләрен, әсәрләрен укымаган, аның турында сокланмаган татар кешесе юктыр. Тукаебыз татарларга гына түгел, бөтен дөньяга якын кеше ул.
Аларга нинди тәрбия бирсәк, нинди гамәлләргә өйрәтсәк, илебезнең, халкыбызның киләчәге дә шундый булыр. Балаларны иманлы итеп тәрбияләүдә Ислам диненең әһәмияте зур. Шуны күздә тотып, 29 апрель көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче балалар белән Максабаш авылы мәчетенә экскурсия оештырдылар.