Аларга нинди тәрбия бирсәк, нинди гамәлләргә өйрәтсәк, илебезнең, халкыбызның киләчәге дә шундый булыр. Балаларны иманлы итеп тәрбияләүдә Ислам диненең әһәмияте зур. Шуны күздә тотып, 29 апрель көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче балалар белән Максабаш авылы мәчетенә экскурсия оештырдылар.
Балаларны мәчеттә Тимершәех хәзрәт Усманов ачык йөз белән каршы алды. Ул аларны мәчеткә кергән һәр кеше белергә тиешле әдәп-әхлак кагыйдәләре белән таныштырды, “Тәрбияле бала нинди булырга тиеш” дигән темага вәгазь сөйләде. Балалар исә үзләре яттан белгән сүрәләрне сөйләп күрсәттеләр.