Ул калдырган иҗат мирасы һәм андагы рухи яктылык- безнең горурлыгыбыз. Аның исеме һәм язмышы мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән.
23-28 апрель көннәрендә Айдар авыл китапханәсе Габдулла Тукайның кыска, ләкин якты эз калдырган тормыш юлының кызыклы сәхифәләрен, матур әдәбият әсәрләрен киң катлау китап укучылар игътибарына “Туган телебезнең гүзәллеген һәм Тукай мирасын саклыйк!” дип исемләнгән күргәзмә аша тәкъдим итте. Тукайның шигырьләрен, әсәрләрен укымаган, аның турында сокланмаган татар кешесе юктыр. Тукаебыз татарларга гына түгел, бөтен дөньяга якын кеше ул.