Ел саен, 28 апрельдә, бөтен дөньяда эш урыннарында бәхетсезлек очракларын һәм авыруларны булдырмый калуга ярдәм итү максатыннан, Халыкара хезмәт оешмасы Бөтендөнья хезмәтне саклау көнен билгеләп үтә.
Шул уңайдан, 28 апрель көнне Айдар авыл китапханәсендә “Куркынычсыз хезмәт-һәркешенең хокукы” дигән тематик күргәзмә оештырылды. Күргәзмә хезмәт куркынычсызлыгы проблемаларына, аның шартларын яхшыртуга, хезмәт эшчәнлегенең гомуми культурасын күтәрүгә игътибар итәргә чакыра, куркынычсызлык техникасын үтәү һәм үз тормышың өчен дә, сезнең белән янәшә булганнарга да җаваплылык турында искәртә.