ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2022 ел
дүшәмбе

Шул уңайдан 28 апрель көнне  Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл  җирлеге  белән берлектә Максабаш авылында яшәүче тыл ветераннарын якынлашып бәйрәм белән котладылар, күчтәнәч пакетларны тараттылар.

Әлеге уңайдан Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә  йөрүчеләр арасында “Тукайны укыйбыз”  исеме астында    Тукай шигырьләрен онлайн уку марафоны  оештырдылар. Марафон барышында төшерелгән видеоларның яхшы дип саналганнарын “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге оештырган “Язлар алып килде Тукайны” һәм  Теләче җирлекара китапханәсе оештырган “Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең” акцияләрендә катнаштырылды.

Агымдагы елнын 29 апрель конне Олы Мишэ авыл жирлеге территориясендэ яшэуче шэхси затларнын трактор хэм тагылма арбаларына техник карау чарасы уткэрелде. Тикшеру барышында анда катнашучы затларнын регистрация документлары, техникаларынын тозеклеге хэм куллану вакытында куркынычсызлык талэплэренэ жавап биру момкинлеклэре каралды.

Мортазина Гөлфия Рәүф кызы (9 сыйныф) "Эрудит"секциясендә призер булды. Зарипова Нурзилә Айрат кызы (10 сыйныф) шулай ук "Уильям Шекспирны укыйбыз"секциясе призеры дипломы белән бүләкләнде.

Хәрби табиб-югары медицина белемле, табиб вазыйфасын белүче хәрби хезмәткәр. Хәрби табиб булу - димәк, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында яраланган солдатка ярдәм итәргә әзер булу дигән сүз. Мондый һөнәр кешедән  нык характер һәм салкын канлылык таләп итә. Хәрби хәрәкәтләр чорында табиб сугышчыларның гомерен саклап калган тылсымчыга әверелә. Бүген, 29 нчы апрель көнне Баландыш төп мәктәбендә хәрби табиблар турында дәресләр узды.

Безнең Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче кызыбыз Җәләлиева Дилә  инглиз телендә“Шигъри әсәрне сөйләү” дигән исем астында узган иҗади конкурста катнашып җиңүче грамотасына ия булды.

Ел саен Парламент дәресе кысаларында укучыларның иҗади эшләре һәм педагогларның методик эшләнмәләре буенча республика конкурслары үткәрелә. 28 нче  апрель көнне Казанда “Парламент дәресе – 2022” республика конкурсларында җиңүчеләрне котладылар. Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Призерлар арасында Олы Мишә урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Шигабутдинова Рәмилә дә бар. Аңа алга таба да уңышлар телибез!

Акциянең максаты - Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булганнар истәлегенә агачлар утырту. Һәр агач-тыныч буыннарның Хәтер һәм рәхмәт символы. Акциядә ветераннар советыннан Закиров Г.З., Теләче редакциясеннән Ибраһимова З. В. катнаштылар.

29 апрельдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә "Тормыш иминлеге нигезләре" буенча ачык дәрес үткәрелде. Ачык дәреснең максаты - "Тормыш иминлеге нигезләре" предметының дәрәҗәсен күтәрү, үсеп килүче буында тормыш иминлеге культурасын пропагандалау.

26 апрель Россиядә истәлекле дата – Чернобыль АЭСында һәлакәт көне билгеләп үтелә. Быел бу фаҗиганең 36 еллыгы билгеләп үтелә. Шул уңайдан 3 нче социаль участокта «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгеч Кашапова А.Х. балигъ булмаган балалар белән «Чернобыль кайтавазы» дигән темага батырлык дәресе үткәрде. Чара кысаларында балалар «Чернобыль хәтере» дигән видеофильм карадылар, чернобыльчеләрнең батырлыгы, радиация зарарының ачы нәтиҗәләре турында искә төшерделәр. 26 апрельдә атом куркынычыннан яклануга баскан кешеләрнең батырлыгы һәм фаҗигасе безнең хәтерләрдә мәңге сакланыр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International