Тормыш иминлеге нигезләре буенча ачык дәрес

2022 елның 2 мае, дүшәмбе

29 апрельдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә "Тормыш иминлеге нигезләре" буенча ачык дәрес үткәрелде. Ачык дәреснең максаты - "Тормыш иминлеге нигезләре" предметының дәрәҗәсен күтәрү, үсеп килүче буында тормыш иминлеге культурасын пропагандалау. Дәреснең мәгълүмати теоретик өлешендә халыкны һәм территорияне гадәттән тыш хәлләрдән саклау буенча эшчәнлек турында аңлатылды. Практик өлештә эвакуация күнекмәләре кабатланды. Йомгаклау сүзендә мәктәп директоры Гайбадуллин И.Б. ачык дәреснең иҗтимагый әһәмиятенә басым ясады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International