22нче апрель көнне Татарстан милли китапханәсендә республикакуләм практик конференциягә йомгак ясалды. Ул конференциянен исеме « Балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең тәрбия потенциалы: дәвамчылык һәм инновациялар». Конференциядә чыгыш ясап, балалар оешмаларары кураторы Закирова Саида Рашитовнага жинуче грамотасы тапшырылды.
28 апрель көнне Иске Җөри балалар бакчасында методик көн булып узды. Район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү бүлеге методисты Саетова А.Н. җитәкчелегендәге комиссия мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларның мәктәпкә әзрелекләре буенча мониторинг уздырдылар. Комиссия составында педагог-психолог Фатыхова Л.М., педагог-психолог Зиннатова Г.Р., педагог-психолог Баева А.Г., логопед Шәймәрданова М.Н., рус теле белгече - Ярмиева З.М. һәм татар теле белгече Сабирзянова Л.М. бар иде.
Татарстан Министрлыгы хаты нигезендә 27-18апрель көннәрендә «Урман могжизасы» консультатив үзәге базасында балалар ижтимагый берләшмәләре эшен алып баручы методистлар өчен семинар узды. Семинар Пионериягә 100ел тулу уңаеннан уздырылды. Бу очрашуда ветеран пионерларны барлау, республикакүләм чараларны уздыру каралды. Әлеге кучмә чарада Балалар ижат узәге методисты Закирова Саидә Рашит кызы катнашты.
29 нчы апрель көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы унтугызынчы утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы Н.Н. Хаҗипов алып барды. Утырыш эшендә Теләче муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы җитәкчеләре катнашты.
Агымдагы елнын 28 апрель конне Алан авыл жирлеге территориясендэ яшэуче шэхси затларнын трактор хэм тагылма арбаларына техник карау чарасы уткэрелде. Тикшеру барышында анда катнашучы затларнын регистрация документлары, техникаларынын тозеклеге хэм куллану вакытында куркынычсызлык талэплэренэ жавап биру момкинлеклэре каралды.
Техник карауга хужалар тарафыннан гомуми санда 50 берэмлек техника куелган иде. Аерым билгелэп утэрлек кимчелеклэр ачыкланмады.
26 нче апрель көнне Теләче районы «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, янгын чыккан очракта үтәлергә тиешле таләпләргә өйрәтү буенча, хезмәткәрләр өчен күнекмә үткәрелде. Чара үзәк директоры тарафыннан расланган, үз эченә өч этапны алган, план нигезендә уздырылды. Беренче этапта теоретик дәресләр һәм өстәмә инструктажлар үткәрелде, объектны янгынга каршы саклаучы автомат системаларның төзеклеге тикшерелде.
Шәдке балалар бакчасына йөрүче балалар белән эле кайчан гына помидор, борыч орлыклары чәчеп, суган утырыткан идек. Үсентеләребез тәрәзә төбен тутырып, гөрләп үсеп утыралар. Балалар түземсезлек белән, көн җылытканны көтәләр, чөнки үсентеләрне бакчага чыгарырга кирәк.
Дистәләгән мең кешенең гомерен алып киткән XX гасырның иң масштаблы радиацияле фаҗигасе 1986 елның апрелендә бөтен планетага яңгырады. 27 апрель көнне Айдар авыл китапханәсендә радиация һәлакәтләрендә һәлак булганнарны искә алу көне уңаеннан “Чернобыль-гасыр фаҗигасы” дип исемләнгән күргәзмә-күзәтү тәкъдим ителде. Күргәзмәдә техноген һәлакәт вакыйгалары турында мәгълүмати материаллар һәм Чернобыль атом-электр станциясенең һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар хатирәләре урнаштырылды. Шулай ук күргәзмә буенча кешелек тарихында радиоцион һәлакәт турында әңгәмә-фикер алышу да үткәрелде.
Кабатлый ул дога итеп, тик булмасын сугыш кына! Бөек Ватан сугышы китергән кайгыларны онытырга безнең хакыбыз юк. Күкләр зәңгәр, тормыш имин булсын. Йөрәкләребез тынычлык дип типсен иде дигән теләктә 27 апрель көнне, Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. авыл җирлеге хезмәткәрләре һәм “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсе белән берлектә, шул җирлеккә кергән дүрт авылда гомер кичерүче тыл ветераннарын Президентыбыз Р.Н.Миннеханов исеменнән килгән котлау открыткаларын һәм күчтәнәч пакетлар өләшеп, якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар.
26 апрель көнне Максабаш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Нинди бәхетле халык без – бар безнең Тукаебыз” – дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, укучылар Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр. Ахырдан Тукай әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнарны карап, викторина сорауларына җавап бирделәр.