29 нчы апрель көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы унтугызынчы утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы Н.Н. Хаҗипов алып барды. Утырыш эшендә Теләче муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы җитәкчеләре катнашты.
Утырышның көн тәртибендә 6 мәсьәлә каралды.
Утырышта Теләче муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе Яхин Р.Р., Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Ю.И. Емельянов, Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының эшләр идарәчесе И.Т. Һадиевлар чыгыш ясадылар.
Һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде.