28 нче апрель көнне мәктәптә «Ясалма интеллект» дигән темага саннар дәресе узды. Дәреснең максаты: укучыларның ИТ-индустриягә карата һөнәри кызыксынуын булдыру, ул якын арада кешелекнең үсеш тенденцияләрен һәм, димәк, дәүләтнең интеллектуаль потенциалын билгеләячәк. Укучылар Кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә машина белән укыту ярдәмендә хәл ителә торган бурычлар белән таныштылар, заманча интеллектуаль системалар ярдәмендә чишелә торган төп проблемалар турында белделәр.
Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган «Светофор»дип исемләнгән чара үткәрелде, анда кечкенәләр төркеме балалары (тәрбиячеләре Хабирова Ф.Ф.) катнашты. Чара «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н. катнашында узды. Кечкенә җәяүлеләр уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен кабатладылар һәм беркеттеләр. Чарада әкият герое “Куян”дәа катнашты һәм балалар белән бергә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнде.
Цифрлаштыру елы һәм "Саннар дәресе" республика программасы кысаларында Олы Мишә урта мәктәбендә 1-5 һәм 6-11 нче сыйныф укучылары өчен "Ясалма интеллект" дип исемләнгән тематик дәрес үткәрелде. Укучылар кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә машина белән укыту ярдәмендә хәл ителә торган бурычларның төрләре белән таныштылар. Заманча интеллектуаль системалар ярдәмендә чишелә торган төп проблемалар турында мәгълүмат алдылар.
26 апрель көнне районыбызда Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан "Тукай рухы безнең күңелләрдә" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Әлеге кичәдә китапханә тарафыннан оештырылган "Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең" дип исемләнгән акциядә актив катнашып тамашачылар мәхәббәтен яулаган сәнгатьле сүз осталары, балалар бакчаларыннан килгән нәниләребез чыгыш ясады. Бәйрәм “Мисолька”, “Дулкын” вокаль ансамбльләре, “Чулпан” “Сюрприз” бию коллективларының дәртле җыр–биюләре белән үрелеп барды. Чарада һәр катнашучыга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
26 апрель көнне Олы Мишә авылы китапханәсендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен, Туган тел көне буларак билгеләп “Язлар безгә Тукай белән килә” исемле әдәби сәгать үткәрелде. Бу чарага Олы Мишә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары һәм укытучылары чакырылды. Тел - ул безнең көндәлек тормышыбыз, тарихыбыз, мәдәниятебез. Россиядә Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы буларак бу чара татар халкының мәдәни мирасына хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Балалар белән Габдулла Тукайның китапларына күзәтү үткәрелде, шигырьләре сөйләнелде, аның сүзләренә язылган җырлар җырланды.
Шәтке авыл китапханәсендә Габдулла Тукайга 136 ел тулу уңаеннан, яшь буынга рухи- әхлакый тәрбия биру, шагыйрьнең әсәрләрен һәм ижатын пропагандалау максатыннан,“Безнең җанда Тукай яши икән – яши шигырь, яши туган тел” дип исемләнгән тематик киштә ясалды. Китапханәгә килүчеләр Тукай әсәрләре белән якыннанрак таныштылар. Тукай иҗатын, аның үлемсез шигырьләрен белмәгән кеше юктыр, милләт каһарманын һәркем зурлый, олылый, иҗаты алдында баш ия.
1 апрельдән Татарстанда "ЭКОяз-2022" республика акциясе һәм санитар - экологик ике айлык башланды. 27 апрель көнне әлеге акциягә Сауш авылы китапханәчесе Сайфутдинова Р.М. һәм авыл активлары кушылды. Алар мәдәният йорты территориясен җыештырып чүптән арындырды.
Агымдагы елнын 27 апрель конне Баландыш авыл жирлеге территориясендэ яшэуче шэхси затларнын трактор хэм тагылма арбаларына техник карау чарасы уткэрелде. Тикшеру барышында анда катнашучы затларнын регистрация документлары, техникаларынын тозеклеге хэм куллану вакытында куркынычсызлык талэплэренэ жавап биру момкинлеклэре каралды.
Техник карауга хужалар тарафыннан гомуми санда 79 берэмлек техника куелган иде. Аерым билгелэп утэрлек кимчелеклэр ачыкланмады.
1 Майны иң элек Хезмәт ияләренең халыкара бердәмлеге көне дип атадык. Бәйрәмнең атамасы ничек кенә йөртелсә дә, ул һәрвакыт шатлыклы, якты һәм өмет бүләк итә торган бәйрәм. Май аенда уҗым тукландыру, туфрак әзерләү, чәчү, бәрәңге, яшелчә утырту, чәчүлекләрне тәрбияләү кебек эшләр берсе икенчесенә ялганып, өстәлеп кенә тора. Шуңа күрә дә май татар халкының җирле календаренда “Сабан ае” дип йөртелгән.Яз көне тирә-юньне тәртипкә китерәбез, яңарышка, яңалыкка омтылабыз.
Балалар – безнең киләчәгебез. Аларга нинди тәрбия бирсәк, нинди гамәлләргә өйрәтсәк, илебезнең, халкыбызның киләчәге дә шундый булыр. Балаларны иманлы итеп тәрбияләүдә Ислам диненең әһәмияте зур. Шуны күздә тотып 29 апрель көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче балалар белән Максабаш авылы мәчетенә экскурсия оештырдылар.
Балаларны мәчеттә Тимершәех хәзрәт Усманов ачык йөз белән каршы алды. Ул аларны мәчеткә кергән һәр кеше белергә тиешле әдәп-әхлак кагыйдәләре белән таныштырды ,“Тәрбияле бала нинди булырга тиеш” леге турында вәгазь сөйләде. Балалар исә үзләре яттан белгән сурәләрне сөйләп күрсәттеләр.