“Язлар безгә Тукай белән килә”

2022 елның 2 мае, дүшәмбе

26 апрель  көнне Олы Мишә авылы китапханәсендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен, Туган тел көне буларак билгеләп “Язлар безгә Тукай белән килә” исемле әдәби сәгать үткәрелде. Бу чарага Олы Мишә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары һәм укытучылары чакырылды. Тел - ул безнең көндәлек тормышыбыз,  тарихыбыз, мәдәниятебез. Россиядә Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы буларак бу чара татар халкының мәдәни мирасына хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Балалар белән Габдулла Тукайның китапларына күзәтү үткәрелде, шигырьләре сөйләнелде, аның сүзләренә язылган җырлар җырланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International