Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән!

2022 елның 1 мае, якшәмбе

1 Майны иң элек Хезмәт ияләренең халыкара бердәмлеге көне дип атадык. Бәйрәмнең атамасы ничек кенә йөртелсә дә, ул һәрвакыт шатлыклы, якты һәм өмет бүләк итә торган бәйрәм. Май аенда уҗым тукландыру, туфрак әзерләү, чәчү, бәрәңге, яшелчә утырту, чәчүлекләрне тәрбияләү кебек эшләр берсе икенчесенә ялганып, өстәлеп кенә тора. Шуңа күрә дә май татар халкының җирле календаренда “Сабан ае” дип йөртелгән.Яз көне тирә-юньне тәртипкә китерәбез, яңарышка, яңалыкка омтылабыз. Язның үзе белән бергә күңелләргә яшәү көче өстәлә. Әлеге хезмәт бәйрәменең атамасы да уртак тырышлык нәтиҗәсендә генә уңышка ирешеп булачагын белдерә. Халык календаренда май яз белән җәйне алыштыра торган ай буларак та искә алына. Хөрмәтле райондашлар! Сезнең барыгызны да әлеге якты бәйрәм белән тәбриклибез. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңел күтәренкелеге, нәтиҗәле хезмәт телибез.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International