26 нче апрель көнне Теләче районы «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, янгын чыккан очракта үтәлергә тиешле таләпләргә өйрәтү буенча, хезмәткәрләр өчен күнекмә үткәрелде. Чара үзәк директоры тарафыннан расланган, үз эченә өч этапны алган, план нигезендә уздырылды. Беренче этапта теоретик дәресләр һәм өстәмә инструктажлар үткәрелде, объектны янгынга каршы саклаучы автомат системаларның төзеклеге тикшерелде. Тренировканың икенче этабында икенче катта янгын чыганагы барлыкка килү оештырылды. Өченче этапта исә тренировка җитәкчесе тарафыннан эвакуациягә әзерлек һәм аны үткәрү буенча нәтиҗәләр ясалды, шулай ук эвакуация вакытында персоналның үз-үзләрен тотышлары, гамәлләре анализланды. Директор билгеләп үткәнчә, күнегүләрнең нәтиҗәләре канәгатьләнерлек, объектны янгынга каршы саклаучы автомат системалартөзек, тренировканың максатлары һәм бурычлары үтәлде.