Хәтер көне

2022 елның 2 мае, дүшәмбе

26 апрель Россиядә истәлекле дата – Чернобыль АЭСында һәлакәт көне билгеләп үтелә. Быел бу фаҗиганең 36 еллыгы билгеләп үтелә. Шул уңайдан 3 нче социаль участокта «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгеч Кашапова А.Х. балигъ булмаган балалар белән «Чернобыль кайтавазы» дигән темага батырлык дәресе үткәрде. Чара кысаларында балалар «Чернобыль хәтере» дигән видеофильм карадылар, чернобыльчеләрнең батырлыгы, радиация зарарының ачы нәтиҗәләре турында искә төшерделәр. 26 апрельдә атом куркынычыннан яклануга баскан кешеләрнең батырлыгы һәм фаҗигасе безнең хәтерләрдә мәңге сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International