Яз - сихри чор, табигать җанлана, ягымлы кояш җылыта, агачларда кошлар сайрый.

2022 елның 2 мае, дүшәмбе

Яз турында шигырьләр һәм проза әсәрләрендә күп сөйләнелә, аңа җырлар һәм картиналар багышлана. 28 апрель көнне Шәтке авыл китапханәсендә «Мин язларны яратам» дип исемләнгән балалар рәсемнәренә багышланган чара нәкъ менә шул теманы яктыртты. Чарада катнашучылар - «Кояшкай» балалар берләшмәсенә йөрүчеләр. Алар үзләренең рәсемнәрендә  яз килүнең бөтен гүзәллеген, аның гадәти булмаган пейзажларын ачык төсләр белән тасвирлап бирә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International