Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән "Бөек Тукай иленә сәяхәт" дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Бөек Татар халык шагыйренең тормышы һәм иҗаты турында балалар бик кызыксынып тыңладылар. "Кәҗә белән сарык" әкиятен үзләре рольләргә бүленеп укыдылар.