1 май көнне Субаш авыл клубында керәшен фольклор коллективларының "Очрашыйк әле бер, Карендәшләр!" дип исемлэнгэн бэйрэм концерты узды. Концертка Балык Бистәсе районы Алан Полян, Ури авылы коллективлары, Саба районыннан Кашаповлар гаилә ансамбле, Иске Карабаян авылыннан ансамбльләр чакырылган иде, шулай ук Павловлар гаилә ансамбле һәм "Нардуган"керәшен халык коллективы чыгышын да тамашачы бик җылы каршы алды. Коллективлар күп еллар дәвамында керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен һәм йолаларын пропагандалыйлар, алар борынгы йолаларны, җыр-биюләрне халык тапшыралар. Керәшен халык җырлары, концерт программаларының горурлыгы һәм бизәге булды.