ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

Холокост ул- яһүд халкының гына язмышы түгел, ә бу фаҗигадә башка халыклар һәм миллионлаган хезмәткә  яраксыз кешеләр дә корбан булганнар.  Айдар авыл китапханәсе авыл мәдәният йорты белән берлектә, “Һәркем холокост турында белергә тиеш...” дигән мәгълүмати сәгать уздырды. Әлеге чараның максаты: укучыларны Икенче бөтендөнья сугышының  һәм Холокост фаҗигасенең тарихи вакыйгасы белән таныштыру, һәлак булганнарны искә алу.

Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре яшьләр белән “Сәламәтлек-зур байлык. Сәламәт булу-үзе бер бәхет”дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Мәдәният хезмәткәрләре яшьләргә файдалы киңәшләр бирделәр: сәламәтлегегезне саклагыз,һәрвакыт тыныч ,шат күңелле булыгыз,усаллык сакламагыз,елмаегыз. Якыннарыгызны яратыгыз,физик хезмәт һәм спорт белән шөгыльләнегез,саф һавада йөрегез һ.б.. Яшьләрнең үзләренә дә сораулар бирелде. Валиуллина Илзирә сәламәт яшәүнең кагыйдәләре :дөрес туклану ,йоклау дип җавап бирде.

“Почемучки” клубы балалары өчен Шармаш авыл китапханәчесе «Пернатые обитатели зимнего сада» дип исемләнгән экскурсия оештырды. Экскурсия яшь буынга табигатьне һәм әйләнә-тирә мөхитне хөрмәт итәргә өйрәтү максатыннан оештырылды. Балалар безнең якта кышлаучы кошлар турында хикәяне кызыксынып тыңладылар. Кардагы эзләрне күзәттеләр, кошларга җимнәр сиптеләр.

Шагыйрь, прозаик, публицист Ркаил Зәйдуллинның тууына 60 яшь тула. Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә “Халыкчан шагыйрь” исемле темага күргәзмә куелып күзәтү үткәрелде.

Урта Мишә авыл китапханәсендә “2022 нче ел Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы”, Россиядә “Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау” елы уңаеннан күргәзмәләр куелды.

Теләче балалар китапханәсендә урта яшьтәге балалар өчен «Холокост турында һәркем белергә тиеш» дигән тематик сәгать үткәрелде.

«Холокост» (һәлакәт) сүзе «ут белән юк итү» дигәнне аңлата. Әлеге чарада балалар Холокост фаҗигасе белән бәйле төп төшенчәләр, Икенче Бөтендөнья сугышы чорының фаҗигале сәхифәсе буларак, Освенцим концлагереның тарихы белән таныштылар. Без бу турыда балаларыбызга аңлатырга тиеш, бу хакта онытырга ярамый.

Теләче җирлекара  китапханәсе каршында эшләүче “Йөзек кашы” әдәбият- сәнгать иҗат берләшмәсе членнары район мәдәният йортында республика күләмендә узган “Аулак өй баттл” уенында катнаштылар. Таныштыру, кара – каршы такмаклар әйтешү, “Йөзек салыш” уены биремнәрен үтәүдә иҗат сөючеләребез сынатмадылар.

    Катнашучыларыбыз Нурания Гыйльметдинова, Сиренә Гатиятова, Фәнил Миннекәев, Резидә Дәүлиева, Алисә Дәүләтшина, Илсаф Тимербайевка чын күңелдән рәхмәтләребезне җиткерәбез! Алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз!

Баландыш төп мәктәбендә төгәл фәннәр атналыгы старт алды. Атналыкны фәннәр патшасы – Фәнияр ачып җибәрде.Мәктәптәге һәр сыйныф укучысы төгәл фәннәр турында язылган  канатлы сүзләрне укып тактага элделәр. Шулай ук тәнәфестә үзйөрешле машиналар ярышы булып узды. 7 нче сыйныф укучысы Галимов А. үзе ясаган җилләткечне демострацияләп күрсәтсә, 8 нче сыйныф укучысы  Мухаметшина Р. компас булмаса,  горизонт якларын билгеләүнең гади предметлар белән башкарып була икэнлекне исбатлады. Укучыларга беренче көн бик тә ошады, алдагы көннәр тагын да мавыктыргыч булачак.

Чын хоккей яратучылар бүген «Иске Җөри Кубогы " өчен көрәшү өчен Җөри бозына җыелдылар. Моңа һава торышының яхшы булуы һәм катнашучыларның яхшы кәефе ярдәм итте. Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы Н.н.Хаҗипов катнашты. Турнирда биш команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урынны «Шәтке»командасы яулады,

2 урын-Олы Мәтәскә командасы

3 урын - «Теләче»командасы

4 урын - »Теләче " командасы

5 урын-Иске Җөри командасы

Теләче районы яшүсмерләр һәм ир-атлар командалары шәхси зачетта катнашты һәм призерлар булдылар:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International