ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. “Күбәләк” балалар бакчасында “Әкият укып үсәбез” исемле балалар иртәсе үткәрде.”Кәҗә командасы”, “Камыр батыр” һәм башка китапларны бик яратып тыңладылар. Китап битләрен үзләре ачып рәсемнәрен карадылар. Китапханәчегә  кызыксындырган сорауларын биреп, төгәл  җаваплар алдылар.

Сауш авылы китапханәсендә 2022 нче ел- Русиядә халыкларының  мәдәни мирасы елы  уңаеннан, "Мәдәни мирасыбыз - безнең киләчәгебез" исемле китап күргәзмә куелды.

Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә шагыйрь, прозаик, публицист Ркаил Зәйдуллага 60 яшь тулу уңаеннан, берләшмәгә йөрүче укучылар белән, язучының тормыш юлы һәм иҗатын чагылдырган презентация каралды, китапларына күзәтү уздырылды.

Шармаш авыл китапханәсе китапханәчесе Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган «Помнит мир спасенный» дигән хәтер сәгате үткәрде. Бу очрашуда кешеләрне коточкыч эзәрлекләүләр һәм күпләп юк итү чоры искә алынды. Чарада катнашучылар Холокост корбаннары истәлеген бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр.

Татарстанның халык шагыйре, прозаик, драматург, публицист, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллага — 60 яшь тулды. Шул уңайдан, Айдар авыл китапханәсендә язучының тормыш юлын, иҗатын яктырткан “Күңелемдә яши яшеннәр” дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде. Күпкырлы талант иясе, милләтебезнең сулышын тоеп яшәүче тугры сүзле шәхес, милләтпәрвәр каләм иясенең төрле елларда басылып чыккан китаплары буенча әдәби танышу  үткәрелде, фаҗигале язмышлы “Сөембикә “ хикәясе кычкырып укылды.

Әбде авыл китапханәчесе “Россиядә халыкларның мәдәни мирас елы” уңаеннан уеннар һәм биремнәр әзерләде. Әсәрләрдән укылган өзекләр буенча балалар әкиятне, геройларны яки әлеге өзекне тасвирлаган вакыйганы әйттеләр. «По неведомым дорожкам» уены барышында балалар сорауларга җавап биргәндә үз белемнәрен куллана белүләрен, зирәклекләрен күрсәттеләр. Балалар вакытны күңелле һәм файдалы үткәрделәр, ә иң мөһиме әкиятләр һәм нәфис әдәбият укуга кызыксынуны ныгыттылар.

Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркемендә нәниләр әйләнә – тирә мөхит белән танышалар. Бүгенге тема “Савыт-саба”.

Төгәл фәннәр атналыгы кысаларында, Баландыш төп мәктәбендә "МАИНФИГЕТЕХИБИ "Квест" - команда уены уздырылды.. Уен идеясе гади – 5-9 сыйныф укучылары командасы, нокталар буенча хәрәкәт итеп, төрле биремнәр үтәделәр. Әмма мондый уен эшчәнлеген оештыруның үзенчәлеге шунда ки, бер биремне үтәп, укучылар киләсе эшне башкаруга әзерлек алалар, бу хәрәкәт активлыгын арттыруның нәтиҗәле чарасы булып тора. Тикшеренү эшенең һәр биремендә төгәл фәннәр буенча  белемнәр тупланган. Сорауларга дөрес җавап биргән укучылар татлы призларга ия булдылар..

Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре Татарстанда цифрлаштыру елы уңаеннан "Цифрлаштыру һәм аның хәзерге дөньяда урыны" дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Интернет - ул безнең тормышка ашкынып килеп кергән күренеш. Ә безгә Интернет кирәкме? 21 гасырда кешегә вакыт белән идарә итү кыен. Компьютер технологияләре үсеше чорында компьютер мониторыннан аерылу җиңел түгел, сәгатьләр, тәүлекләр буе виртуаль дөньяда утырырга, реаль дусларыбызны онытырга мөмкин. Әңгәмәбезнең бурычы яшьләргә шушы теманы аңлату иде.

Тормышта бер генә тапкыр булса да студент булган кешеләр өчен бу ике сүзнең әһәмияте бик зур. Бу иң кызыклы һәм беркайчан да онытылмас вакыйгалар белән тулы еллар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International