Татарстанның халык шагыйре, прозаик, драматург, публицист, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллага — 60 яшь тулды. Шул уңайдан, Айдар авыл китапханәсендә язучының тормыш юлын, иҗатын яктырткан “Күңелемдә яши яшеннәр” дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде. Күпкырлы талант иясе, милләтебезнең сулышын тоеп яшәүче тугры сүзле шәхес, милләтпәрвәр каләм иясенең төрле елларда басылып чыккан китаплары буенча әдәби танышу үткәрелде, фаҗигале язмышлы “Сөембикә “ хикәясе кычкырып укылды.