ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

9 февраль көнне Шәмәрдән лицеенда «Тормыш иминлеге нигезләре  фәне буенча Татарстан Республикасы Ел укытучысы " республика конкурсының зона этабы узды. Безнең районнан Сауш төп гомуми белем бирү мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Габдрахманов Мөнир Әхмәт улы катнашты.

2022 нче елның 10 нчы февралендә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы "Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбендә"  "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды. Безнең районнан  Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Афзалова Гөлназ Җәүдәт кызы катнашты.

Биредә Теләче һәм Үзәк  урта мәктәбеннән  4 укучыдан торган команда катнашты. Теләче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Фәләхиева Зөбәйдә һәм 11 сыйныф укучысы Тимербаева Динә призер булдылар! Укытучылары: Асадуллина Зөлфия Наил кызы, Сәлманова Гүзәлия Рафыйк кызы. Укучыларны һәм укытучыларны әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба зурдан-зур уңышлар телибез!

    10 февраля сотрудники Тюлячинской детской библиотеки провели громкое чтение «Мы не в праве их забыть», приуроченного к акции «Сильные духом: читаем книги о разведчиках и партизанах» среди учащихся средних классов.

 Акция посвящена подвигу советских разведчиков, партизан и подпольщиков в годы Великой Отечественной войны.  С помощью представленных книг, мы стараемся содействовать историко-патриотическому воспитанию наших детей. На примере героического прошлого нашей страны, ознакомив их с биографией выдающихся личностей: разведчиков и партизан, популяризируем произведения о Великой Отечественной войне среди читателей разных возрастов.

Ю.Кибәхуҗа авылы мәдәният хезмәткәрләре  Мирсәй Әмиргә 115 ел  тулу уңаеннан “Әдәби сурәтләү остасы ”  дип исемләнгән әдәби сәгать уткәрделәр.

Kahoot - викториналар, тестлар һәм дидактик уеннар булдыру өчен сервис. Бу сервисны куллану укучылардан кире элемтә алу өчен яхшы ысул . Бүген, төгәл фәннәр атналыгы кысаларында, Баландыш төп мәктәбендә география фәненнән Kahoot интеллектуаль уены үткәрелде. Укучылар бу фән буенча белемнәрен сынадылар һәм 7 сыйныф укучысы Хәсәншина З.мәктәптә беренче урынны яулады. Кахутлар ясау бик җиңел һәм, иң мөһиме, балаларга бик ошый.

Казаклар авыл китапханәсе клуб белән берлектә террорчылыкка каршы көрәш һәм аны кисәтү максатында ,«Ничек террор корбаны булмаска» дигән, куркынычсызлык сәгате үткәрде. Чара барышында катнашучыларга террорчылыкның бөтен кешелек өчен нинди куркыныч белән янавы, соңгы унъеллыкның эре террактлары, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре турында сөйләнде. Чара азагында яшүсмерләр әлеге тематикага кагылышлы буклетлар белән таныштылар.

Шул уңайдан Алан авылы китапханәсендә  “Нур калдырыйк җирдә эз калдырыйк!” дип исемләнгән, презентация формасындагы юбиляр язучылар аллеясы булдырылды. Ул китап укучылар игътибарына социаль челтәрәр аша тәкъдим ителде.

Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә мәктәбе укучылары белән якташ язучыбыз Дания Гайнетдиновага 70 яшь тулу уңаеннан, “Исәнме, яңа көн!” дигән темага әдәби сәгать үткәрделәр. Презентация ярдәмендә укучыларны язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдылар, хикәяләрен кычкырып укыдылар.

  Ахырдан мәктәп укучылары дәрестән тыш укырга, өйләренә китаплар яздырып алдылар.

Теләче үзәк китапханәсендә Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне уңаеннан «Холокост – больше никогда» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Презентация ярдәмендә  укучыларга Холокост фаҗигасе турында аңлатылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International