“Исәнме, яңа көн!”

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә мәктәбе укучылары белән якташ язучыбыз Дания Гайнетдиновага 70 яшь тулу уңаеннан, “Исәнме, яңа көн!” дигән темага әдәби сәгать үткәрделәр. Презентация ярдәмендә укучыларны язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдылар, хикәяләрен кычкырып укыдылар.

  Ахырдан мәктәп укучылары дәрестән тыш укырга, өйләренә китаплар яздырып алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International