2022 нче елның 10 нчы февралендә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы "Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбендә" "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды. Безнең районнан Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Афзалова Гөлназ Җәүдәт кызы катнашты.