Kahoot - викториналар, тестлар һәм дидактик уеннар булдыру өчен сервис. Бу сервисны куллану укучылардан кире элемтә алу өчен яхшы ысул . Бүген, төгәл фәннәр атналыгы кысаларында, Баландыш төп мәктәбендә география фәненнән Kahoot интеллектуаль уены үткәрелде. Укучылар бу фән буенча белемнәрен сынадылар һәм 7 сыйныф укучысы Хәсәншина З.мәктәптә беренче урынны яулады. Кахутлар ясау бик җиңел һәм, иң мөһиме, балаларга бик ошый.