9-11 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә рус телендә белем алучы укучылар арасында татар әдәбияты буенча олимпиаданың Республика этабы үтте.

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

Биредә Теләче һәм Үзәк  урта мәктәбеннән  4 укучыдан торган команда катнашты. Теләче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Фәләхиева Зөбәйдә һәм 11 сыйныф укучысы Тимербаева Динә призер булдылар! Укытучылары: Асадуллина Зөлфия Наил кызы, Сәлманова Гүзәлия Рафыйк кызы. Укучыларны һәм укытучыларны әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба зурдан-зур уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International