Әбде авыл китапханәчесе “Россиядә халыкларның мәдәни мирас елы” уңаеннан уеннар һәм биремнәр әзерләде. Әсәрләрдән укылган өзекләр буенча балалар әкиятне, геройларны яки әлеге өзекне тасвирлаган вакыйганы әйттеләр. «По неведомым дорожкам» уены барышында балалар сорауларга җавап биргәндә үз белемнәрен куллана белүләрен, зирәклекләрен күрсәттеләр. Балалар вакытны күңелле һәм файдалы үткәрделәр, ә иң мөһиме әкиятләр һәм нәфис әдәбият укуга кызыксынуны ныгыттылар.