Төгәл фәннәр атналыгы кысаларында, Баландыш төп мәктәбендә "МАИНФИГЕТЕХИБИ "Квест" - команда уены уздырылды.. Уен идеясе гади – 5-9 сыйныф укучылары командасы, нокталар буенча хәрәкәт итеп, төрле биремнәр үтәделәр. Әмма мондый уен эшчәнлеген оештыруның үзенчәлеге шунда ки, бер биремне үтәп, укучылар киләсе эшне башкаруга әзерлек алалар, бу хәрәкәт активлыгын арттыруның нәтиҗәле чарасы булып тора. Тикшеренү эшенең һәр биремендә төгәл фәннәр буенча белемнәр тупланган. Сорауларга дөрес җавап биргән укучылар татлы призларга ия булдылар..