29 август көнне Казаклар авылы мәдәният хезмәткәрләре һәм Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге үзешчәннәре тырышлыгы белән "Авылым кичләре" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булды. Чара татар халкының күңелле уеннары, җыр, бию белән үрелеп барды. Килгән тамашачы үлән чәйләре, коймак белән сыйланды.
27 нче август көнне Теләче урта мәктәбендә “ Укытуның сыйфаты: 2021-2022 нче уку елында укыту – тәрбия эшенең төп проблемалары һәм перспективалары” темасына укытучылар киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмәдә укытучылар фәннәр буенча эш программаларын тикшерделәр. Укыту-тәрбия эшләре буенча яңа уку елына максатлар һәм бурычлар куелды.
Татарстан Республикасы көне уңаеннан Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре «Татарстан-безнең уртак йортыбыз» дигән спорт – уен программасы үткәрделәр. Балалар бәйрәмнең тарихын тыңладылар, аннан соң беренче этапта күңелле күнегүләр үткәрделәр, теннис буенча турнир оештырдылар, площадкада эстафеталар һәм хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар.
27 август көнне Теләче балалар китапханәсендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Татарстан-горурлыгым минем» исемле китап күргәзмәсе куелды. Анда безнең республика, герб, гимн, флаг, икътисадның әйдәп баручы тармаклары турында тулы мәгълүмат тәкъдим ителде.
23 август көнне Казаклар авылында "Мәктәп чишмәсе"н ачу тантанасы узды. Концерт программасы белән Казаклар һәм Олы Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре дә катнашты. Чара авылның тарихи-мәдәни, милли мирасын саклауга, мәдәни традицияләрне торгызуга багышланган иде.
26 август көнне Олы Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында «Минем Туган ягым – Татарстан» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Чара директор Хәкимова Рәзилә Бәшировна тарафыннан оештырылды һәм үткәрелде.
Катнашучылар төркемнәргә кызыксыну буенча бүлештеләр һәм коллектив композицияләр иҗат иттеләр. Кисточка белән рәсем ясау-ул рәсем генә түгел, ул-чын иҗат! Бу шундый матур хис, син уйлап тапкан дөньяны рәсемгә төшерәсең һәм ул фантазияләр ярдәмендә җанландыра.
Чараның максаты-балаларның җәяү йөрү вакытында организмын сәламәтләндерү; табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрне ныгыту, игелеклелек атмосферасы тудыру, хәрәкәтчән уеннарда ирекле күнекмәләр тәрбияләү.
Экскурсия җәяү булды. Балалар җәйнең якты төсләре, туган авыл табигатенең матурлыгы белән таныштылар.
Аннары ярышлар узды, уеннар оештырылды. Балалар бер-берсе белән аралаштылар, ял иттеләр, һәм, әлбәттә, тәмле итеп ашадылар.
25 август - Җәлилчеләрне искә алу көне. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә "Җәлил һәм җәлилчеләр" темасы астында тарихи сәгать үткәрелде. Китапханәче үзенең чыгышында М.Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында сөйләде.
25 август-Җәлилчеләрне искә алу көне. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә «Бар җырымны илгә багышладым, гомеремне дә бирәм халкыма» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, әңгәмә үткәрелде. Китапханәче балаларга Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында сөйләде. Р.Мостафинның «Җәлилчеләр» китабы буенча китап күзәтү үткәрелде.
25 август көнне Олы Мәтәскә авыл китапханәсендә «Үлемсез Муса» дип исемләнгән тарихи хәтер дәресе үткәрелде, анда төрле сыйныф укучылары катнашты. Чарада балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар