Чынлап та, нинди җирләр, илләр гизеп, кайда гына йөрсәң дә, кем генә булсаң да, туган як күңелгә иң якыны һәм кадерлесе. Безнең туган җиребез – ямьле Олы Мәтәскә авылы. Тылсымлы – сихри табигате, урман-кырлары, таулары-болыннары.Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Авылым болыннары” дип исемләнгән фото-бәйге үткәрделәр.
30 август көнне Ачы авыл мәдәният йорты мөдире «Минем Республикам» акциясе үткәрде.
Акция патриотик мәгънәгә ия һәм Татарстан халыкларының бердәмлеген, илебез , республикабыз өчен хөрмәт һәм горурлык хисе уята
Авылдашларын бәйрәм белән котлап тасмалар таратылды: яшел төс – өмет символы, кызыл төс-көч, көч, куәт, зирәклек һәм тормыш тәҗрибәсе гәүдәләндерә; ак полоса Татарстан халкының чисталыгын, тынычлык сөючән кәефен һәм татулыкка омтылышын гәүдәләндерә.
31 августа работники культуры района передали нормативы Всероссийского физкультурно-спортивного комплекса «Готов к труду и обороне» (ГТО).
Туган тел-ул халык холкы, аның хәтере, тарихы, рухи көче. Анда халыкның гореф-гадәтләре, көнкүреше, тәҗрибәсе чагыла. Тел халыкның кабатланмаслыгын, аның мәдәниятен саклап калуын тәэмин итә.
27 август көнне Ачы мәдәният йортында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган "Балачак дөньясы"дип исемләнгән балалар концерты булып узды. Чарада авыл мәдәният йорты үзешчәннәре һәм активистлар катнашты.
27 август көнне Сауш авылы китапханәчесе даими китап укучы балалар өчен “Балачак, күңелләрдә мәңге калачак” дигән тема белән ял кичәсе оештырды. Катнашучылар өчен төрле күңелле уеннар үткәрелеп, шигырьләр сөйләнелде, җырлар башкарылды.
Халкыбызның милли хәзинәсен саклау, аны башкаларга да җиткерү максатыннан, Казаклар авылы китапханәсендә “Татар халык иҗаты” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләрне дәвам иттеләр, җырлы-биюле уенда катнаштылар, татар халык әкиятләрен кычкырып укыдылар. Чара ахырында “Татар халык авыз иҗаты” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.
25 август - Җәлилчеләрне искә алу көне уңаеннан Максабаш авылы китапханәсендә "“Унбер егетебез, Җир шарының тынычлыгын яклар өчен, башларын гильотинага салды” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде. Укучыларга М.Җәлил һәм аның ун көрәштәшенең героик язмышы турында сөйләнде. Максат итеп укучыларда тотрыклы патриотик, югары рухи - әхлакый сыйфатлар тәрбияләү куелды.
28 август көнне мәдәният йорты каршындагы ял паркында үткәрелгән бәйрәм кичәсендә китапханәчеләр Республика көненә багышланган “Татарстан-уртак йортыбыз”, районыбыз оешуга 30 ел тулу уңаеннан “Моң бишегем-Теләчем” исемле бай китап күргәзмәләре тәкъдим иттеләр. Әдәби мәйданда әкият геройлары катнашында викториналар, рәсем ясау конкурслары оештырылды. Бәйрәмебез кунакларына “Эх, тәмле чәй-күңелдә җәй!”-дигән шифалы үлән чәйләре тәкъдим иттек.
25 август көнне Ачы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре "Сау бул, җәй" дип исемләнгән күңел ачу - уен программасы үткәрделәр. Чараны алып баручы Олы Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты хезмәткәре Рәзилә Хәкимова, Гайнетдинова Радмилла белән берлектә, балалар өчен күңел ачу программасы оештырдылар. Программа дәртле флэшмоб белән башланып китте.
Чара барышында балалар күңелле һәм дустанә атмосферага чумдылар, кызыклы һәм күңелле уеннар уйнадылар. Бәйрәм ахырында барлык балалар да татлы бүләкләр алдылар.
Әмма барысының да башы һәм ахыры бар һәм, кызганычка каршы, җәй ахырына якынлаша. Әмма соңгы көннәр чын-чынлап кызу булырга вәгъдә итәләр, чөнки Сауш авылы мәдәният йортының урам мәйданчыгында балалар өчен «Менә җәй дә узды»дигән концерт - күңел ачу программасы булды. Шигырьләр һәм җырлар күп иде.
Ә мәйданчыкта балалар, кыюлык, батырлык күрсәтеп, катлаулы конкурсларны: капчык киеп йөгерү, аркан тарту, пешкән йомырка белән йөгерү һ.б. намус белән үттеләр. Бәйрәмдә катнашучылар ярышларның һәр төрендә актив катнаштылар. Шулай ук бәйрәмдә балалар батутта сикереп, барлык баларның яраткан попкорн һәм татлы мамык ашый алдылар.
Бәйрәм бик яхшы узды, барлык кунаклар да канәгать калдылар.