Халкыбызның милли хәзинәсен саклау, аны башкаларга да җиткерү максатыннан, Казаклар авылы китапханәсендә “Татар халык иҗаты” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләрне дәвам иттеләр, җырлы-биюле уенда катнаштылар, татар халык әкиятләрен кычкырып укыдылар. Чара ахырында “Татар халык авыз иҗаты” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.