Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе, мөрәҗәгать итеп, маркировкаланмаган товарлар сату фактлары турында язмача хәбәр итүне сорый:
- түбәндәге адрес буенча: 420111, Казан ш., Зур Кызыл ур., 30;
- рәсми сайттагы " гражданнар мөрәҗәгатьләрен кабул итү» бүлеге аша –
www.16.rospotrebnadzor.ru http://rpn.tatar.ru/;
- электрон адресы буенча:org@16.rospotrebnadzor.ru.
Бүген Баландыш төп мәктәбендә укучылар үзидарәсе утырышы үткәрелде. Укучылар үзидарәсе балаларга үз эшчәнлекләрен планлаштырырга, нәтиҗәләр ясарга, аларга кызык булган чаралар оештырырга, мәктәп тормышындагы мөһим сорауларны чишүдә катнашырга мөмкинлек бирә. Бу – үзеңнең уникаль шәхес икәнеңне күрсәтергә, аралашу тәҗрибәсе тупларга да зур мөмкинлек. Үзидарә һәр балага үзен төрле яктан күрсәтергә, ачарга мөмкинлек бирә, яшьтәшләре, өлкәннәр, кечкенәләр белән аралашу осталыкларын үстерә. Шулай итеп, укучылар үзидарәсе баланы үзгәреп торучы тормышка җайлашырга өйрәтә, мөстәкыйльлек һәм җаваплылык хисләре тәрбияли.
21 сентябрь - Халыкара тынычлык көне булу уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Без тынычлык яклы” исемле флешмоб үткәрделәр.
21 сентябрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Экология” милли проектына нигезләнгән “Яшел Россия” дип аталган Бөтенроссия акциясендә катнашып, территорияләренә агачлар утырттылар.
Шул уңайдан 21нче сентябрь көнне Баландыш авылы китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре "Яшел Россия" исемле экологик өмәгә кушылып, мәдәният йорты бакчасын һәм территория тирәлеген җыештырдылар.
Баландыш авыл китапханәсе «У войны не женское лицо» социаль-гуманитар проекты кысаларында "Сугыш урлаган балачак” исеме астында сугыш чоры баласы Мухаметшина Рәшидә Зиннәтулла кызы белән әңгәмә үткәрде. Әңгәмәдәшебез үзенең хатирәләре белән уртаклашты. Очрашу барлык тыл ветераннарына һәм сугыш чоры балаларына ихтирам буларак дәвам итәчәк.
Әбде авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә "Дөнья - тынычлык!" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Балаларга җиребезнең барлык халыкларына дус һәм тату яшәү, бер-беребезнең милләтен, гореф-гадәтен хөрмәт итүнең мөһимлеге турында сөйләделәр. Катнашучыларны "шәхси куркынычсызлык", "терроризм", "хокук бозу" төшенчәләре белән таныштырдылар. Экстремизмга һәм терроризмга каршы тору өчен кирәкле чаралар турында фикер алышынды. Беслан фаҗигасен, Мәскәү, Санкт-Петербург һ.б. шәһәрләрдә булган террорчылык актларын искә төшерделәр. Чара ахырында балалар һәрвакыт дуслык һәм татулык булсын дигән теләктә калды.
Субаш авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән Теләче районының 30 еллыгына багышланган "Татарстан һәм туган як белгечләре" дип исемләнгән интеллектуаль танып-белү викторинасы үткәрделәр. Биремнәр балаларга бик кызыклы һәм катлаулы булды. Сораулар берничә юнәлештән торды: "Татарстан тарихы", "География", "Сәнгать", "Әдәбият" һәм "Милли традицияләр". Барлык катнашучылар да чарада зур активлык күрсәтеп, туган як турында белемнәрен күрсәттеләр.
Әлеге вакыйга кысаларында, 18 сентябрь көнне Айдар авыл китапханәсе "Тынычлык булсын килер көннәрдә!" дип исемләнгән тынычлык дәресе үткәрде. Әлеге дәрес дәвамында балалар бәйрәм тарихы турында мәгълүмат тыңладылар, тынычлык символы булган күгәрченнәр ясадылар, тынычлык темасын яктырткан шигырьләр, мәкальләр һәм әйтемнәр укыдылар. Чара "Тынычлык синең өчен нәрсә ул?" дигән сораштыру белән дәвам итте. Сораштыру нәтиҗәләре буенча, балалардан “Тынычлык - ул халыклар дуслыгы, сугышларсыз дөнья, игелекле, яхшы кешеләр” дигән җаваплар тыңланды.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Алан авылы китапханәсендә балаларда кече яшьтән үк китап укуга мәхәббәт уяту, белемле булуның әһәмиятен төшендерү максатыннан “Укыдым һәм уңышка ирештем” дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрелде.Чара халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның йөрәк җылысын салып язган әсәрләренә нигезләнеп алып барылды, алар буенча фикер алышу оештырылды.