ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

3 нче сентябрь көнне Баландыш төп мәктәбендә укучыларда куркынычсызлык таләпләрен үтәү күнекмәләрен формалаштыру максатыннан эвакуация үткәрелде. Мәктәпнең ОБЖ укытучысы   тарафыннан укучыларны эвакуацияләү оештырылды, барлык укучылар һәм укытучылар кисәтү сигналы буенча мәктәп бинасыннан эвакуация чыгу юллары буенча бик тиз чыгып беттеләр. Укытучылар балалар саны турында хәбәр иттеләр. Бинадан чыккан  кешеләрне барлау барышында, бинада беркем дә калмавы ачыкланды, барысы да тиешле норматив вакыт эчендә эвакуацияләнде.

Алар атмосфераны чистарталар, дару үләннәре булып торалар. Чәчәкләр белән таныштыру максатыннан, бүген Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән, мәктәп яны чәчәклегенә мини экскурсия булды. Балалар бик теләп чәчәкләр турында тыңладылар, матурлыкларына сокландылар.


24
сентябрь, 2021 ел
җомга

Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары “Баланы кулыннан тот” дигән исем астында узучы челленджта катнашты. Юл аркылы чыкканда баланы ничек дөрес итеп тотып чыгарга икәнлеге турында видеоязма төшереп инстаграмм челтәренә урнаштырды.

Теләче районының «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында «Тәрбияләү мәктәбе» технологиясе уңышлы гына тормышка ашырыла. Сәламәтлек торышлары буенча һәм өлкән яшьтә булу сәбәпле үз-үзләрен карый алмый торган гражданнарны, инвалидларны өй шартларында тәрбияләү өчен күнекмәләргә өйрәтү максатыннан атна саен бушлай дәресләрне өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Шәйхетдинова Фәридә Ринат кызы үткәрә.

22 сентябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. “Зеленая Россия” акциясе кысаларында мәдәният йорты биләмәсендә урнашкан чәчәк бакчасын җыештырып, кышка әзерлек эшләре алып барды.  

21 сентябрь  көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында “Наз” бию түгәрәгенә йөрүче егет-кызларга  район мәдәният йорты  хореографы Муллахметова Альбина   мастер класс үткәрде. Ул төрле халык биюләрен биеп күрсәтте.

Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә үзенчәлекле дата - терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу дата 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгалар белән тыгыз бәйләнгән. Бу көнне россиялеләр террорчылар кулыннан һәлак булган кешеләрне кайгы белән искә алалар.

Бу көнне Әбде авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә «Яшьләр терроризмга каршы» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Аның барышында дөньяда, Россиядә терроризмның чыганаклары, аның нәтиҗәләре, сәбәпләре турында сөйләнгән видеофильм, шулай ук безнең илдә булган иң зур терактлар турында сюжет күрсәтелде. Балалар «Россия террорга каршы» папкасының материаллары белән таныштылар, гражданлык уяулыгы күрсәтү, теракт корбаны булмау, террорлык акты янаган очракта үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеген белделәр.

Чара ахырында укучылар шартлаткыч җайланма табылганда, теракт янаганда башкарылырга тиешле гамәлләр турындагы мәгълүматны, ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен телефон номерларын үз эченә алган "Террорга каршы бергә" дигән белешмәлек алдылар.

Күкчә авыл клубында Балалар иҗат үзәгеннән беренче квалификацияле өстәмә бирү педагогы Набиуллина Рафилә Рафил кызы балаларга китапларга төрле кыстыргычлар ясау буенча мастер класс үткәрде. Балалар кызыксынып карап тордылар һәм бик теләп өйрәнделәр.

Бу акция китапханәләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән. Билгеләнгән сәгатьтә китапханәче волонтерлар белән бергә урамнар буйлап йөгерделәр һәм авыл халкына Олимпия уеннары турында сораулар бирделәр. Дөрес җаваплар өчен һәркем бүләккә китаплар алды. Бу кызыклы һәм гадәти булмаган акция көтелмәгән мизгелдә теләсә нинди белем кирәк булырга мөмкин булуын раслады.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 16 августындагы 1347 номерлы карары нигезендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны оештыру турында»2019 елның 7 декабрендәге 1608 номерлы карарына кертелә торган үзгәрешләр расланды. Безнең илдә халык санын алу 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр узачак. Халык санын алу-билгеле бер территориядә: дәүләттә, төбәктә яки торак пунктта барлык кешеләрне исәпкә алу. Һәр кеше исәпкә алу кәгазенең 33 соравына җавап бирәчәк. Алар ике зур блокка бүленгән : халык санын алуда катнашучының үзе турында һәм аның йорт хуҗалыгы турында 23 мәсьәлә, һәм торак шартлары турында 10 мәсьәлә.. Бөтенроссия халык санын алуны Дәүләт статистикасы федераль хезмәте – Росстат оештыра һәм координацияли. Әмма халык санын алуны әзерләүгә һәм үткәрүгә күп кенә ведомстволар , институтлар һәм хезмәтләр җәлеп ителгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International