3 сентябрь — Россиядә истәлекле даталарның берсе-терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Бу көнне Айдар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә авыл урамнарына халыкка белешмәлекләр, "Террорга каршы бергә" дигән буклетлар тарату, террорчылыкка каршы янау очрагында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, шулай ук кешеләр күпләп җыела торган урыннарда булган вакытта үтәлергә тиешле саклык чаралары турында мөһим мәгълүмат бирү өчен акциягә чыктылар. Бу акция- дөнья кешеләре җинаятьчел акылның үсүенә юл куймас дигән өмет таратты
Иске Җөри мәдәният йортында китапханә белән берлектә Бесландагы фаҗигале вакыйгаларның 15 еллыгына багышланган «Бергәләп террорга каршы" дип исемләнгән танып-белү программасы үткәрелде. Балаларга Россиядә соңгы 10 елда террорчылык актлары турында сөйләделәр. Шулай ук балаларга шушы куркыныч көннәр турында видеоролик күрсәтелде.
Белгәнебезчә 27-29 май көннәрендә Теләче урта мәктәбенең яшь спортчылары “Президент спорт бәйгеләре” Бөтенроссия спорт ярышларында катнашып 1 урын алып кайткан иде. Бүген җиңүче команда Анапа шәһәренә юл тотты. Биредә алар Республика данын яклап чыгыш ясаячак. Спортчыларны ярышларга Теләче урта мәктәбенең физик культура укытучылары Рафиль Хакимов һәм Булат Салахиев әзерләде. Анапа шәһәрендә безнең команда бер ай дәвамында булачак.
3 сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан , Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре укучылар белән “Терроризм – кешелек дошманы ” дип аталган информацион сәгать уздырдылар. Әлеге чараның төп максаты – балаларның иминлеген саклау .
3 сентябрь көнне безнең ил терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнен билгеләп үтте. Без исә, китапханәчеләр, үз чиратыбызда, терроризмга мәгълүмати каршылык күрсәтергә һәм әлеге куркыныч күренешне профилактикалауга үз өлешебезне кертергә тиеш. Шул максат белән Теләче балалар китапханәсе «Без терроризмга каршы!» дип аталган квилт оештырдылар. Укучылар терроризмның нәрсә икәнлеге, аның нинди төрләре һәм максатлары булуы, терроризм тарихы турында белделәр. Соңгы елларда дөньяда кылынган террорчылык актлары искә төшерелде. Алдан ук беркетелгән кәгазь кисәкләре белән плакат әзерләнде, аларга һәркем тынычлык, игелек һәм гаделлек турында үз теләкләрен язды. Ахырда балаларга бер-беребезне яратырга һәм хөрмәт итәргә кирәк дигән теләкләр белән зур булмаган бүләкләр таратылды.
3 сентябрь көнне Алан авылы мәдәният хезмәткәрләре, терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган "Яралы язмышлар" дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Чара барышында информацион күргәзмә күзәтү , теракт янаган вакытта үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре,хуҗасыз әйберләр,пакетлар табылганда үзеңне ничек тотарга,куркынычсызлыкны ничек сакларга,шул исәптән социаль челтәрләрдә дә ничек тотарга дигән темага әңгәмә, тыңлау булды.
3 нче сентябрь көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре паркта укучылар белән «Терроризмның чикләре юк» дигән исемдә әңгәмә уздырды. Әлеге чараның максаты укучыларда террорчылык һәм экстримистлык кебек куркыныч күренешләргә каршы тискәре караш тәрбияләү иде. Укучыларга илебездә булган терракт очраклары турында сөйләнелде, андый куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге аңлатылды. Терроризм һәм экстремизм темасында гына тукталып калмыйча, толерантлык төшенчәсе турында да фикер алышынды, укучыларга буклетлар таратылды.
Ел саен 3 сентябрь көнне Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә.Шул уңайдан мәдәният хезмәткәрләре 3 сентябрь көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбендә төрле сыйныф укучылары белән “Нәрсә ул терроризм “ дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Мәдәният хезмәткәрләре шул турыда укучыларга аңлаттылар. Укучылар үзләре дә җәмәгать урыннарында пакетлар күрсәләр кагылмаска , чит кешеләр күрсәләр хәбәр итәргә кирәклеге турында әйттеләр.
3 сентябрь көнне Караширмә авылы клубында антитерор-куркынычсызлык, кагыйдәләре дигән темага берләшмәгә йөруче балалар белән әңгәмә үткәрелде. Балаларга антитеррор нәрсә икәне аңлатылды. Бүгенге көндә төрле шартлатулар, зданиеләргә кереп атулар, төрле шартлаткычлар куеп, кешеләрне эвакуацияләү очраклары күзәтелә. Мондый очракларда бик сак булу кирәк. Әгәр син ят әйберга тап буласың икән, кичекмәстән 112 телефон номерына шалтыратырга кирәклек турында әйтелде. Балалар белән, “Антитеррор-угрозу общества" дигән презентация каралды.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау-ул физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү.
31 август көнне Ачы мәдәният йорты мөдире катнашучылар белән берлектә «Күңелле стартлар» дип исемләнгән спорт чарасы үткәрделәр.
«Күңелле стартларда» катнашып, балалар үзләрен чын коллектив итеп тойдылар. Ярышлар спорт, сәламәтлек һәм яшьлек бәйрәменә әверелде.