Иске Җөри авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авылның мәктәп укучылары гадәттәге вазифаларны вакытка кичектереп, урамга чыктылар һәм тирә-юньне тәртипкә китерделәр.
****
Бакчаларда яшелчә,җиләк-җимеш өлгерә.Шушы нигъмәтләрнең файдасы,аларны саклау турында 16 сентябрь көнне Балыклы авылы мәдәният йортында узган чарада балалар белән фикер алышып,сорауларга җаваплар алынды.Чара күңелле уеннар белән аралашып барды.
*****
Кызганычка каршы, эпидемиологик хәл яхшырмый. Күргәнегезчә, кайбер төбәкләр мисалында халыкның тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркынычларны киметү өчен өстәмә чаралар кирәк.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2021 елның 20 октябрьдә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра
7 нче октябрь көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы унөченче утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы Н.Н. Хаҗипов алып барды. Утырыш эшендә Теләче муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы җитәкчеләре, оешма, предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.
Хөрмəтле укытучылар! Сезне зур ихтирам һəм рəхмəт хислəре белəн һөнəри бəйрəмегез белəн котлыйбыз.
24 сентябрь Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә фельдшер Муликова Р.А авыл халкы белән тугәрәк өстәл артында очрашу уткәрде. Очрашу барышында фельдшер бугенге кондәге иң зур проблема COVID турында сөйләде һәм вакцина турында аңлатты. Килгэн халыкның сорауларына җавап бирде.
25 сентябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән бергә ”Китапханә, китап, мин – бергә дуслар” – исемле библиографик дәрес үткәрелде. Китап-кешелек тарафыннан иҗат ителгән могҗизаларның берсе. Китаптан без үткәнебез һәм бүгенгесе турында беләбез, ул безне белем иленә кызыклы сәяхәткә алып бара.Бу көнне балаларга китапханә фондыннан ничек файдаланырга кирәклеген искә төшердек. Китапханә кагыйдәләре һәм китап белән пөхтә эш итү турында аңлатмалар бирелде.
Бөтен муллыгы, матурлыгы белән үзенә җәлеп итә: табигатьне сары төскә күмә, агачлардан яфраклар коела. Әлеге матурлыкны күрү һәм төрле спорт уеннарын оештыру максатыннан Кукчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән "Балачак иленә сәяхәт" дип исемләнгән экскурсия оештырдык. Балалар әлеге чарада булган төрле уеннарда бик актив катнаштылар һәм апликация ясар өчен төрле агачлардан яфраклар җыйдылар.
26 сентябрь көнне Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният хезмәткәрләре китапханә белән берлектә "Яшел Россия" исемле экологик өмәгә кушылып, мәдәният йорты бакчасын һәм территория тирәлеген җыештырдылар.