7 нче октябрь көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы унөченче утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы Н.Н. Хаҗипов алып барды. Утырыш эшендә Теләче муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы җитәкчеләре, оешма, предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.
Утырышның көн тәртибендә 15 мәсьәлә каралды.
1. “Теләче муниципаль район Советының “2021 нче елга һәм 2022, 2023 нче еллар план чорына Теләче муниципаль районы бюджеты турында” 2020 нче елның 11 нче декабрендәге 24 нче номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында”.
2. 2019 нчы елның 5 нче ноябреннән булган “Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында бюджет төзелеше һәм бюджет процессы” Нигезләмәсен раслау турындагы” Теләче муниципаль район Советы карарына үзгәрешләр кертү турында” .
3. “Теләче муниципаль районында миграция торышы турында” һәм башка мәсьәләләр.
Утырышта Теләче муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе Яхин Р.Р., Россия эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча бүлеге миграция пункты җитәкчесе Зиннәтуллин А.Н., Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д.С. Гыйниятуллин, Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Ю.И. Емельянов, Теләче муниципаль районы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе Р.Ю. Трофимов, Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының эшләр идарәчесе И.Т.Һадиев, Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең инфрастуктур үсеш буенча урынбасары Ф.С. Вәлеев, Теләче муниципаль район Советының аппарат җитәкчесе И.В. Мөбиновлар чыгыш ясадылар.
Һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде.