ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

16 сентябрь көнне Теләченең 3 нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр район балалар китапханәсенә мавыктыргыч экскурсиягә килделәр. Китапханә хезмәткәрләре балаларны бик җылы каршы алдылар һәм китаплар дөньясына сәяхәт кылырга тәкъдим иттеләр.

Балалар зур кызыксыну белән китапханә һәм аның тәртипләре белән таныштылар. Китапханәче аларны китап һәм журналлар белән таныштырды, абонементта һәм уку залында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде.

Моннан тыш, балалар белән әкият геройлары турында кызыклы уен үткәрелде. «Әкият героен уйлап тап» уены нәниләргә бик ошады.

Нәтиҗәдә, балалар китаплар белән сакчыл эш итәргә һәм китапханәгә бик еш килергә сүз бирделәр.

 

Экология проблемаларына игътибар җәлеп итү, табигый ресурслардан һәм әйләнә-тирә табигатьтән рациональ файдалану һәм саклауга, туган табигатькә мәхәббәт тәрбияләү, Ватаныбызның киләчәге өчен җаваплылык тәрбияләү максатыннан Шармыш авыл клубында Бөтенроссия урман көненә (15 сентябрь) һәм Халыкара Урман хезмәткәрләре көненә (19 сентябрь) багышланган «Безнең төбәк - безгә аны сакларга һәм сакларга» дигән экологик сәгать үткәрелде. Балалар стенд материалы белән таныштылар, «Шәһәрдә һәм табигатьтә экологик тәртип кагыйдәләре» дигән уен үткәрделәр, «Урман викторинасында» катнаштылар, "Табигатьне саклагыз!” дип исемләнгән  презентация карадылар.

Сәламәтлек үз кулыбызда. Сәламәтлекне саклыйк ,ныгытыйк һәм арттырыйк. Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Сәламәтлек- озын гомернең нигезе” дип исемләнгә әңгәмә үткәрделәр . Бу чара берләшмәгә йөрүче укучылар белән үткәрелде.Әңгәмә барышында нинди кешене сәламәт дип әйтеп була,сәламәт булу өчен нишләргә, яшүсмерләрнең сәламәтлеге нәрсәгә бәйле булуы турында әйтелде, сәламәтлек турында мәкальләр һәм әйтемнәр яңгырады.

Китап укуга битараф булмаучылар яңа китапны кулга алып, матур тышлыгын ачып битләрен кыштырдатып, иң беренче ачучы булулары белән бәхетле. 16 сентябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә төрле яшьтәге китап укучылар өчен “Яңа китаплардан көзге букет” дип исемләнгән библиофреш үткәрелде. Китапханәче Фаляхова А.Г.  китапханә фондына кергән яңа әдәбият турында сөйләде һәм күргәзмәгә күзәтү үткәрде.

Хөрмәтле китап укучыларыбыз! Китапханәбезгә рәхим итегез, яңа китаплар сезне көтә!

Субаш авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән Теләче районының 30 еллыгына багышланган "Татарстан һәм туган як белгечләре" дип исемләнгән интеллектуаль-танып-белү викторинасы үткәрделәр. Биремнәр балаларга бик кызыклы һәм катлаулы булды. Сораулар берничә юнәлештән торды: "Татарстан тарихы", "География", "Сәнгать", "Эдәбият" һәм "Милли традицияләр". Барлык катнашучылар да чарада зур активлык күрсәтеп, туган як турында белемнәрен күрсәттеләр.

Туган ягыбызның тарихи-мәдәни урыннары һәм чаралары белән танышу максатыннан Татарстан Республикасында беренче сыйныф укучылары өчен «Мәдәни көндәлек» дип аталган проект эшли башлады. Шушы уңайдан Күкчә авыл китапханәчесе Балыклы авылы мәктәбе 1 нче сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек тапшырды.Укучыларда көндәлек зур кызыксыну уятты.

15сентябрьдә Алан мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларның укудан соң ялын оештыру ниятеннән Алан урта мәктәбендә укучы балалар  арасында  традицияга кергән  шашка ярышлары уздырды. Әлеге ярышларда катнашып,укучылар  үзләренең интеллектуаль  осталыкларын сынадылар.Ярышлар бик кызыклы барды.  
Балаларга  ярышлар бик ошады. Киләсе ярышларда да катнашу теләге белән укучылар өйләренә таралышты.

Шул уңайдан 17  сентябрьдә  Алан мәдәният йорты хезмәткәрләре “ Экстремизмга -юл юк” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. 
Әңгәмә башында яшьләргә “Ә бездә экстремизм, террорчылык күзәтеләме?” дигән сорау бирелде һәм бергәләп  шушы сорауга җавап табарга тырыштылар.
Сүзлектә “экстремизм – ул чиктән тыш карашлар яклы булу” диелә. Бу сүзнең яңгырашы ук куркыныч. Экстремистлар тынычлык сөюче кешеләрне үтерәләр. Алар кешеләрне милләтләре, расалары, диннәре буенча төркемнәргә бүлеп карыйлар. Террорчылар тышкы кыяфәтләре, үз-үзләрен тотышлары белән башкалардан аерылып торалар. Алар теләктәш итеп үз-үзләренә ышанычлары, ихтыяр көчләре булмаган кешеләрне сайлыйлар. Шуңа күрә сез, яшьләргә, аеруча сизгер дә, белемле дә, игътибарлы да,физик яктан көчле дә булырга кирәк”, –диде яшьләргә Алан мәдәният йорты директоры Гүзәлия.
Бездә экстремизмга урын юк. Дуслык-татулык – иң зур байлык”, дигән нәтиҗә ясадылар әңгәмәдә катнашучы яшьләр.

18 сентябрь көнне Теләче стадионында «Татарстан кроссы-2021»массакүләм җиңел атлетика ярышы булып узды.

Йөгереш стартына гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, район предприятиеләре, оешмалары коллективлары, пенсионерлар чыкты. Барлыгы 618 кеше катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча:

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы балаларны рухи яктан бай, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Алар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе – уеннар.  Ул нәниләргә шатлык китерә,  өлгерлек, җитезлек, кыюлык, тапкырлык кебек матур сыфатлар тәрбияли дөньяны танып белергә өйрәтә. Безнең Шәдке балалар бакчасында да балалар  төрле сюжетлы-ролле уеннарны бик яратып уйныйлар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International