Китап укуга битараф булмаучылар яңа китапны кулга алып, матур тышлыгын ачып битләрен кыштырдатып, иң беренче ачучы булулары белән бәхетле. 16 сентябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә төрле яшьтәге китап укучылар өчен “Яңа китаплардан көзге букет” дип исемләнгән библиофреш үткәрелде. Китапханәче Фаляхова А.Г. китапханә фондына кергән яңа әдәбият турында сөйләде һәм күргәзмәгә күзәтү үткәрде.
Хөрмәтле китап укучыларыбыз! Китапханәбезгә рәхим итегез, яңа китаплар сезне көтә!