21 сентябрь көнне Айдар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Без тынычлык өчен "
дигән әңгәмә - акция үткәрделәр. Халыкара тынычлык көненә багышланган чарага Айдар авыл мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары чакырылган иде. Акциянең максаты: патриотизм, бердәмлек, дөньядагы вакыйгаларга катнашу, үз илең өчен горурлык, толерантлык хисләре тәрбияләү. Әлеге чара барышында дөнья көнен бәйрәм итү турында белделәр
Бер төркем укучылар Сәламәтлек көнендә ел саен үткәрелә торган көзге кросста катнаштылар һәм уңышлары белән сөендерделәр: Гыйләҗиева Мәдинә – 2 урын; Саруханян Милена – 2 урын; Мөбәрәкшина Чулпан – 3 урын. Җиңүчеләрне һәм барлык катнашучыларны котлыйбыз. Киләчәктә дә уңышлар телибез.
Ә Баландыш мәктәбендә Сәламәтлек көне иртәнге зарядка белән башланып китте. Шулай ук укучылар мәктәп кроссында катнаштылар. Яхшы көн өчен барлык укытучыларга һәм укучыларга рәхмәт белдерәбез һәм һәрвакыт сәламәт булуларын телибез.
Әлеге презентация ярдәмендә балалар татар музыкасы тарихы турында бик күп яңалык белделәр, Сара Садыйкова әсәрләрен тыңладылар, татар композиторлары китаплары белән таныштылар.
7 октябрь көнне район балалар китапханәсендә Теләче урта мәктәбенең 1 сыйныф укучылары өчен «Китап иле − Китапханә» дип исемләнгән танышу һәм аралашу экскурсиясе уздырылды. Китапханәдә булу барысына да бик ошады. Без балаларны китап культурасына җәлеп итәргә, кызыксынучан, белемле кеше итеп тәрбияләргә тырышабыз. Әлеге чараның максаты: китапханә бүлекләре, китап фонды, китап күргәзмәләре белән таныштыру иде. Балалар белән китап укуның файдасы турында әңгәмә үткәрелде, видеороликлар күрсәтелде.
9 октябрь көнне Ачы авыл китапханәсендә балалар өчен "Җәнлекләргә, кошларга, балыкларга, үз йортларын табарга ярдәм ит" дигән экологик уен-сәяхәт үткәрелде. Китапханәче Тихонова Вера Михайловна балаларга хайваннарга карата сакчыл караш кирәклеген һәм әйләнә – тирә мохитне саклауның әһәмияте турында сөйләде. Балалар «Ребятам о зверятах» дигән уен сорауларына тиз һәм дөрес җавап бирделәр, карточкалардагы биремнәрне үтәделәр. Китапханәче биргән сораулар буенча балалар үзләренең өйләрендә яшәүче хайваннар турында җентекләп сөйләделәр. Уен барышында балалар үзләренең зирәклекләрен күрсәттеләр, ә иң мөһиме – табигатьтән, кошлардан, җәнлекләрдән башка дөнья тулы булмавын аңладылар. Кеше табигать турында кайгыртырга тиеш. Табигатьне ярату-үз Ватаныңны ярату дигән сүз.
9 октябрь көнне Әтнә районы Ашыт спорткомплексында 2007-2008 нче елгы егетләр һәм кызлар арасында волейбол буенче ачык Әтнә муниципаль районы беренчелеге узды. Теләче спорт мәктәбе командасы да әлеге ярышларда актив катнашып кайтты. Кызлар командасы Теләче, Шәтке урта мәктәбе укучылары, ә егетләр командасын Шәтке, Иске Җөри, Үзәк урта мәктәбе укучылары тәшкил итте.
10 октябрьдә Теләче авылында «Татарстан-Яңа гасыр»республика иҗтимагый хәрәкәте призларына Татарстан Республикасы муниципаль районнарының 1 лигасы һәм II лигасы ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды. Барлыгы 16 команда катнашты.
Казаклар авылы китапханәсе укучылар белән берлектә «Көзге мәрхәмәтлек атнасы» акциясенә кушылды. Бөек Ватан сугышында хәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл тирәсе чистартылды. Шулай ук балалар мәйданчыгы чүп-чардан арындырылды. Балалар бу изге эштә катнашулары белән бик канәгать калдылар.
16 сентябрь көнне Казаклар авылы китапханәсендә Теләче районының кабат торгызылуына 30 ел тулу уңаеннан “Киләчәккә шанлы үткәненнән, горур атлый минем авылым” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичәдә Раъно Шаипова җитәкчелегендә Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары катнашты. Укучылар “Тарих! Дөньяда иң бөек нәрсә син! Син тузмыйсың, байыйсың гына!” дип исемләнгән презентация ярдәмендә авылыбызның тарихы белән таныштылар. Чара барышында “Теләче районының үткәне, бүгенгесе, киләчәге” дигән китап күргәзмәсенә һәм күренекле якташларыбызга багышланган“Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды. Бу чарада укучылар якташ язучыларның китаплары белән таныштылар, шулай ук аларның шигырь һәм әсәрләрен кычкырып укыдылар
Халыкара тынычлык көненә багышланган «Дети мира, за руки возьмитесь!» дигән конкурс игълан ителгән иде. Һәр катнашучы бала үзенең темасы буенча иҗади эш сайлап алды һәм анда әйләнә-тирәне чагылдырырга тырышты. Әлеге чара балаларда һәм яшүсмерләрдә үз иленә, милләтенә, мәдәниятенә, мәхәббәт һәм патриотик хис тәрбияләүгә юнәтелгән. Иң яхшы сәнгать әсәрләре һәм иҗат эшләре китапханәдәгә күргәзмәне бизи.