9 октябрь көнне Ачы авыл китапханәсендә балалар өчен "Җәнлекләргә, кошларга, балыкларга, үз йортларын табарга ярдәм ит" дигән экологик уен-сәяхәт үткәрелде. Китапханәче Тихонова Вера Михайловна балаларга хайваннарга карата сакчыл караш кирәклеген һәм әйләнә – тирә мохитне саклауның әһәмияте турында сөйләде. Балалар «Ребятам о зверятах» дигән уен сорауларына тиз һәм дөрес җавап бирделәр, карточкалардагы биремнәрне үтәделәр. Китапханәче биргән сораулар буенча балалар үзләренең өйләрендә яшәүче хайваннар турында җентекләп сөйләделәр. Уен барышында балалар үзләренең зирәклекләрен күрсәттеләр, ә иң мөһиме – табигатьтән, кошлардан, җәнлекләрдән башка дөнья тулы булмавын аңладылар. Кеше табигать турында кайгыртырга тиеш. Табигатьне ярату-үз Ватаныңны ярату дигән сүз.