Волейбол буенче ачык Әтнә муниципаль районы беренчелеге узды

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

9 октябрь көнне Әтнә районы Ашыт спорткомплексында 2007-2008 нче елгы егетләр һәм кызлар арасында волейбол буенче ачык Әтнә муниципаль районы беренчелеге узды. Теләче спорт мәктәбе командасы да әлеге ярышларда актив катнашып кайтты. Кызлар командасы Теләче, Шәтке урта мәктәбе укучылары, ә егетләр командасын Шәтке, Иске Җөри, Үзәк урта мәктәбе укучылары тәшкил итте.

Ярышларда 5 кызлар, 9 егетләр командасы катнашты. Нәтиҗәләр буенча безенең кызлар 2 урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International