16 сентябрь көнне Теләченең 3 нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр район балалар китапханәсенә мавыктыргыч экскурсиягә килделәр. Китапханә хезмәткәрләре балаларны бик җылы каршы алдылар һәм китаплар дөньясына сәяхәт кылырга тәкъдим иттеләр.
Балалар зур кызыксыну белән китапханә һәм аның тәртипләре белән таныштылар. Китапханәче аларны китап һәм журналлар белән таныштырды, абонементта һәм уку залында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде.
Моннан тыш, балалар белән әкият геройлары турында кызыклы уен үткәрелде. «Әкият героен уйлап тап» уены нәниләргә бик ошады.
Нәтиҗәдә, балалар китаплар белән сакчыл эш итәргә һәм китапханәгә бик еш килергә сүз бирделәр.