Субаш авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән Теләче районының 30 еллыгына багышланган "Татарстан һәм туган як белгечләре" дип исемләнгән интеллектуаль танып-белү викторинасы үткәрделәр. Биремнәр балаларга бик кызыклы һәм катлаулы булды. Сораулар берничә юнәлештән торды: "Татарстан тарихы", "География", "Сәнгать", "Әдәбият" һәм "Милли традицияләр". Барлык катнашучылар да чарада зур активлык күрсәтеп, туган як турында белемнәрен күрсәттеләр.