Әбде авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә "Дөнья - тынычлык!" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Балаларга җиребезнең барлык халыкларына дус һәм тату яшәү, бер-беребезнең милләтен, гореф-гадәтен хөрмәт итүнең мөһимлеге турында сөйләделәр. Катнашучыларны "шәхси куркынычсызлык", "терроризм", "хокук бозу" төшенчәләре белән таныштырдылар. Экстремизмга һәм терроризмга каршы тору өчен кирәкле чаралар турында фикер алышынды. Беслан фаҗигасен, Мәскәү, Санкт-Петербург һ.б. шәһәрләрдә булган террорчылык актларын искә төшерделәр. Чара ахырында балалар һәрвакыт дуслык һәм татулык булсын дигән теләктә калды.