Уенда кызлар бик яратып катнаштылар. Илзирә Шәйхутдинова беренче, Эльвина Шагимарданова икенче һәм Ясминә Халиуллина өченче урыннарны алдылар. Әлеге чарага килгән барлык балаларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Дөньяның бөтен матурлыгы-хатын-кызларда!-шушы исем астында 6 март көнне Балыклы авылы мәдәният йортында халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм концерты булды.Чарада авылыбыз үзешчәннәре,балалар,якташлар катнашты.Ахырдан гүзәл затларыбызга чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.
Хатын-кызлар бәйрәме алдыннан, яшь тәртип саклаучылар юл инспекторлары белән берлектә машина йөртүче хатын-кызларны бәйрәм белән котладылар. Яшь юл инспекторлары хатын –кызларга юлда йөргәндә игътибарлы булырга өндәделәр.
«Җаваплыата-анамәктәбе» социаль проекты кысаларында учреждение базасында һәм социаль участокларда даими рәвештә балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләренә төзәтмәләр кертү буенча дәресләр үткәрелә. Теләче муниципаль районы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль эш буенча белгече Кашапова Ә.Х. ата-аналар белән «Нәтиҗәле ата-ана мәктәбе» дигән ата-анала җыелышы кысаларында «Баланы җәзаларга, ничек һәм ни өчен? "
2021 нче ел -Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, укучыларны истәлекле, тарихи әйберләр белән таныштыру, халкыбызның күңел җәүһәрләренең нәрсә икәнен балаларга аңлату, татар халкының милли киемнәре, көн-күреше, сәнгать үрнәкләре, халык авыз иҗаты белән якыннан таныштыру, туган телебезне ярату, аңа карата ихтирам хисе тәрбияләү максатыннан, Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Гыйлаҗова Э.Р. белән Теләче туган якны өйрәнү музеенда булып кайттылар. Укучылар татар милләтенең тарихын, гореф – гадәтләрен, яшәу рәвешен, милли киемнәрен искә төшереп кенә калмадылар, ә якташыбыз Таһир Якупов башкаруында татар халкына гына хас матур җырларны да тыңладылар.
11 нче март көнне Үзәк урта мәктәбендә "Ел укучысы -2021" район конкурсы булып узды. Әлеге конкурста Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбеннән 8 сыйныф укучысы Галләмов Морат 2 урынга лаек булды. Укучылар өчен әлеге конкурс үзеңне күрсәтү, көчеңне тикшерү, үз-үзеңне кулда тота белү буенча алыштыргысыз тәҗрибә алу мөмкинлеге булды. Бу - зур юлның башы гына, укуда һәм иҗтимагый тормышта бүгенге уңышлар - киләчәк өчен бик яхшы башлангыч булып тора.
7 март көнне Югары Мәтәскә авыл клубында "Яшьнәп үткән яшьлек" дип исемләнгән сугыш чоры балалары белэн очрашу үтте. Кичәдә аларның үткән авыр тормыш юллары турында сөйләнде. Алар өчен иң матур җырлар яңгырады,истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичә чәй табыны артында дәвам итте.
5 март көнне Балалар иҗат үзәге командасы Ф .К. Гарәфиев истәлегенә багышланган, "ГЗ Металл" ҖЧҖ призына Арча муниципаль районының Х нчы ачык беренчелегендә катнашты. Анда Баландыш төп мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Хәйретдинов Ибраһим 2009-2010 елларда туган укучылар арасында 1нче урынны алды. Җиңү белән котлыйбыз!
5 март көнне Иске Җөри мәдәният йортында татар мәдәниятын пропогандалау, укучыларның милли үзаңын үстерү максатыннан Иске Җөри мәктәбе тарафыннан “Татар кызы 2021” бәйгесе үтте. Әлеге конкурста Баландыш төп мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Гыйләҗева Таңчулпан да катнашты һәм “Җиңүгә омтылучы” исеменә лаек булды. Котлыйбыз!
“ Теләче” спорт мәктәбе директоры Гыйниятуллин И.С., көрәш тренеры Сафин А.З. җитәкчелегендә “Теләче” спорт мәктәбе командасы әлеге ярышларда катнашты. 90 кг кадәр үлчәү авырлыгында Теләче урта мәктәбе укучысы Зарипов Багир (тренеры Гыйниятуллин И.С.) 2 урынга лаек булды.