ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2021 ел
җомга

6 март көнне “Дулкын” йөзү бассейнында “Теләче” спорт мәктәбе йөзү буенча ярышлар уздырды. Ярышларда 2007-2012 елгы малайлар һәм кызлар – барлыгы  72 яшь спортчы катнашты.

   Җиңүчеләргә медальләр  һәм Мактау грамоталары тапшырылды.

“Теләче” спорт мәктәбе дирекциясе катнашучыларны бүләкләүдә спонсорлык ярдәме күрсәткәннәре өчен Радик Әгъләмовка, Алмаз Насыйбуллинга, Фәрхәд Борһановка һәм Айнур Сәхәбиевка зур рәхмәт белдерә.

Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясен таралуын кисәтү максатыннан Максабаш мәдәният йортында медицина хезмәткәрләре белән берлектә авыл халкы белән әнгәмә уздырылды. Җыенда Теләче районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Галиуллин Ирек Илгиз улы чыгыш ясады. Ул авыл халкына коронавирус инфекциясенең кайдан килеп чыгуын ,аннан саклану чараларын ,йоктырган очракта вирусның организмга ничек йогынты ясавын, дәвалануны кичектерүнең нинди аяныч нәтиҗәләргә китереп чыгарырга мөмкин булуын аңлатты. Шулай ук короновируска каршы ясала торган прививка төрләре турында сөйләде.

4 март көнне  Балыклы авылы мәдәният йортында "Татар теле бит ул-Әнкәм теле!Алыштырмый аны берни дә"-дип исемләнгән чарада,
моңлы җырлары,үзе иҗат иткән матур шигырьләре белән барыбызның да күңелен яулаган Сиренә Гатиятова белән җанлы очрашу булып узды.
Очрашуга  төрле яшьтәге балалар,аларның әниләре,әбиләре килгән иде.Балалар рәхәтләнеп сөйләштеләр ,хыяллары белән бүлештеләр.Шигырьләр тыңлап, җырлар җырладылар.

Теләче урта мәктәбе укучысы  Тимербаева Динә  “ Татар кызы  “   район конкурсында  “ Иң иҗади кыз” номинациясендә җиңү яулады.  Динәне һәм аның иҗади группасын район  конкурсына  татар теле укытучылары  Әсәдуллина Зөлфия Наилевна һәм Сабирова Мәдинә Рифкатовна әзерләде. Котлыйбыз!

2021 елның 5 мартында Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты резиденциясендә биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән аналарга «Ана даны — Материнская слава» билгесе тапшырылды. «Ана даны - Материнская слава» медале белән Теләче районы Баландыш авылында яшәүче күп балалы ана Гарипова Алсу Захардин кызы бүләкләнде.

Күргәзмәдә  күренекле язучы Фоат Садриев иҗат иткән китаплар урын алды. Әсәрләрендә шул чор сулышын тудырган, үткән гасырның иң авыр проблемаларын күтәргән бу әдип үзенең туган ягын, үзе белән бергә яшәгән якташларын – гап-гади эш кешеләрен – әдәби биеклеккә күтәргән, ихлас зурлаган, кадерләп тасвир кылган. Язучының балалар өчен иҗат иткән китапларына  да күзәтү үткәрелде.

5 март көнне Теләче җирлекара китапханәсендә якынлашып килүче 8 март халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Рәхмәт сиңа, солдат әнисе!” дип исемләнгән кичә уздырылды. Әлеге кичәдә  бүгенге көндә  уллары хәрби хезмәттә булган Теләче районында яшәүче барлык солдат әниләре, Теләче муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гыйниятуллин Динар Сәит улы, районыбызның халыкны эш белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Галимҗанов Айдар Муса улы катнашты. Тәбрикләү сүзе белән кичәне Теләче җирлекара китапханәләр директоры Дәүлиева Ризидә Миннехан кызы  ачып җибәрде. Чара барышында солдат әниләре хөрмәтенә җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде, солдат хезмәтен үтәүче егетләрдән килгән хатлар укылды. 8 март бәйрәме уңаеннан әниләргә котлау сүзләре яңгырады һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Бәйрәм чәй табыны артында җылы әңгәмә белән дәвам итте. Традициягә әверелгән әлеге кичә елдан-ел ямьлерәк һәм үзенчәлеклерәк итеп уздырыла. Шулай ук әлеге кичәгә багышлап китап күргәзмәсе һәм презентация эшләнде.

Язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күп кенә хикәяләр, повестьлар, романнар авторы якташыбыз Нурислам Хәсәновның тууына 80 ел тулу уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә  4 март көнне “Иҗат тамчыларын туган җирдән җыеп “ дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Әдипнең тормыш юлына һәм иҗатына күзәтү ясалды, әсәрләреннән өзекләр кычкырып укылды. Язучының әсәрләрендә геройларның  эчке кичерешләре, мәхәббәт һәм нәфрәт, кешеләрнең табигатькә булган мөнәсәбәте, тормыш яшәешебез яктыртыла. Нурислам Хәсәновның «Бәхилләрме йөрәк?», «Күрәчәк», «Җан авазы», «Хакыйкать хакы» китапларын укучылар өйгә укырга алдылар.

1 март – якташ язучыбыз  Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Нурислам Габдулла улы Хәсәновның туган көне уңаеннан  Иске Җөри авылы китапханәсендә “Каләме саф корычтан” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Укучылар белән язучының  тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу булып узды, әсәрләре кычкырып укылды.

Балалар «Конек-Горбунок» әкиятенең барлыкка килү тарихы турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар, аннан соң викторина үткәрелде һәм балалар әсәрләрдән өзекләр укыдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International